Деметрия Девонн «Деми» Ловато (; 20.8.1992) — Америка актрисасы, җырчы. «Дисней» компаниясенең «Җәйге лагерьда рок» һәм «Җәйге лагерьда рок 2» фильмнарындагы Митчи Торрес ролен башкаруы белән таныла. Шулай ук ул Дисней каналының «Саннига өмет бирегез» сериалында катнаша. 2009 елда Деми «Принцессаларны саклау программасы» фильмында төп рольләрне башкара. Тагын ул «Барни һәм дуслар» сериалында кечкенә генә роль башкара.
Җырчы буларак, Деми үзенең альбомын Don’t Forget 2008 елның 23 сентябрендә чынара. Ул Billboard 200 рейтингында икенче урын алаGary Trust (February 5, 2010). Ask Billboard: Miley’s New Movie Music Billboard. Retrieved 2010-09-02.. Беренче атнада 89 000 күчерелмә сатыла. Аннан соң 473 000 пластинка. Үзенең интервьюсында Ловато альбомны 10 көн өчендә ясаулары турында әйтәDemi Lovato Opens Up About New Album, Past Heartbreak . 2009 елның 21 июлендә икенче альбом Here We Go Again чыга. Беренче атнада 108 000 күчерелмә сатыла, бу альбом исә Billboard 200 исемлегендә беренче урын алаDemi Lovato Debuts At No. 1 On Billboard 200, But Michael Jackson Still Reigns Billboard.com. Retrieved on 2009-07-29..
Биографиясе Деметрия Девонн Ловато 1992 елның 20 августында, АКШ'ның Нью-Мексико штатындагы Альбукерк шәһәрендәге Патрик Ловато һәм Дианна Харт де ла Гарца гаиләсендә туа.
Фильмография Чыгу елы Төре Татарча исеме Чын исеме Роле 2004 сериал Барни һәм дуслар Barney & Friends Анжела 2006 сериал Качу Prison Break Даниелла Картин 2007 сериал Кыңгырау тавышы As the Bell Rings Шарлотта Адамс 2007 сериал Джордан гына Just Jordan Николь 2008 телефильм Җәйге лагерьда рок Camp Rock Митчи Торрес 2008 — 2010 сериал Disney 365 Disney 365 2009 телефильм Barney: Top 20 Countdown Barney: Top 20 Countdown Анжела 2009 телефильм Принцессаларны саклау программасы Princess Protection Program Розалинда шәһзадә / Рози 2009 — 2011 сериал Саннига өмет бирегез Sonny with a Chance Санни Монро 2010 сериал Дәрт анатомиясе Grey's Anatomy Хейли Мэй 2010 телефильм Җәйге лагерьда рок 2:Соңгы концерт Camp Rock 2: The Final Jam Митчи Торрес
Дискография Альбомнар Дата Альбом исеме Тавыш яздыру компания23 сентябрь, 2008 ел Don’t Forget Hollywood Records21 июль, 2009 ел Here We Go Again Hollywood Records20 сентябрь, 2011 ел Unbroken | Hollywood Records |- |28 апрель, 2012 ел | The Other Side Of Me Hollywood Records
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар Рәсми сайт
КиноПоиск сәхифәсендә Деми Ловато. Youtube сәхифәсендә Деми Ловато. Facebook сәхифәсендә Деми Ловато.
Төркем:АКШ поп-музыкантлары Төркем:АКШ рок-музыкантлары Төркем:Twitter сәхифәсен кулланучылар