right|250px|thumb|Трансформатор подстанциясе Трансформа́тор ( — әверелдерергә) — ике яки күбрәк индуктив бәйләнешле чолганышы булган, электромагнит индукция ярдәмендә бер яки берничә система алмаш токны бер яки берничә башка система алмаш токка әверелдерү өчен электрик җиһаз (ГОСТ Р 52002–2003).

Трансформатор күп төрле куллану өлкәләрендә — электроэнергетикада, электроникада һәм радиотехникада алмаш токның әверлдерелүен һәм/яки гальваник чишелешне (аеруны) башкара.

Конструкциясе буенча трансформатор бер (автотрансформатор) яки берничә гомуми магнит агымы белән уратылган изоляцияләнгән чыбыклы, яки тасмалы чолганыштан (кәтүктән) тора. Кагыйдә буларак, чолганышлар ферромагнит магнит йомшак материалдан торган магнитүткәргеч (“үзәк”, сердечник) тирәли чолгана.

Тарих Трансформаторларны ясау өчен неметаллик, металлик һәм магнит материалларны өйрәнеп, аларның теориясен булдыру кирәк булган.

Бу юнәлештә беренче адымнарны Александр Столетов (МУ профессоры) ясаган — ул гистерезис элмәген һәм ферромагнетикның доменлы структурасын тапкан (1880-нче еллар).

Бертуган Һопкинсоннар электромагнит челтәрләр теориясен эшләп чыгарганнар.

1831 елда инглиз физигы Майкл Фарадей электр өлкәсендә нигез салучы тикшеренүләр башкарганда, электр трансформаторның эшләү нигезендә ятучы электромагнит индукция күренешен ачкан. Киләчәк трансформаторның схематик сурәте 1831 елда Фарадей һәм Генри эшләрендә беренче мәртәбә барлыкка килгән. Әмма бу ике галимнең берсе дә, үзләрнең әсбапның көчәнешләр яки токлар үзгәртүен, ягъни алмаш токны трансформацияләү үзлеген билгеләп үтмәгәннәр.

1848 елда Франция механигы Г. Румкорф махсус конструкцияле индукцион кәтүкне уйлап чыгарган. Ул трансформаторның иң элеккеге үрнәге булган. 1876 елның 30 ноябре Павел Яблочков патент алу датасы беренче трансформаторның туу датасы булып санала. Бу ачык “үзәкле” (сердечник) трансформатор булган, сап тирәли чолганган чыбыктан гыйбарәт булган.

Беренче йомык “үзәкле” (сердечник) трансфоматорлар 1884 елда Англиядә бертуган Джон һәм Эдуард Һопкинсон тарафыннан булдырылган. 1885 елда «Ганц һәм К°» фирмасының Маҗарстан инженерлары Отто Блати, Кара Циперновский һәм Микша Дери йомык магнитүткәргечле трансформатор уйлап чыгарганнар, ул трансформаторларның алдагы үсешендә мөһим роль уйнаган.

Трансформаторларның ышанычлыгын арртыру өчен май суытуын кертү зур роль уйнаган (1880-нче еллар, Д.Свинберн). Свинберн трансформаторларны май белән тутырылган савытлар эченә урнаштырган һәм бу чолганыш изоляциясенең ышанычлыгын шактый арттырган.

Трансформаторны уйлап чыгару белән алмаш ток белән техник кызыксыну башланган. Рус электротехнигы Михаил Осипович Доливо-Добровольский 1889 елда өч үткәргечле (алты үткәргечле өч фазалы алмаш ток системасы Никола Тесла тарафыннан ачылган, 01.05.1888 дан АКШ патенты № 381968, 12.10.1887 дан уйлап табуга гариза № 252132) өч фазалы алмаш ток системасын тәкъдим иткән, роторда өч фазалы чолганышлы (өч фазалы асинхрон двигатель (хәрәкәтләндергеч) Никола Тесла тарафыннан ачылган, 01.05.1888 дан АКШ патенты № 381968, 12.10.1887 дан уйлап табуга гариза № 252132), чолганышы “тиен читлеге” тибында кыска ялганган беренче өч фазалы асинхрон двигатель (хәрәкәтлендергеч) төзегән, беренче магнит үткәргеченең өч сабы бер яссылыкта урнашкан өч фазалы трансформатор төзегән. 1891 елда Франкфурт-Майнада электротехник күргәзмәдә Доливо-Добровольский 175 км озынлыгында тәҗрибә югары вольтлы өч фазалы ток электр тапшыруын күрсәткән. Көчәнеше 95 В булган өч фазалы генераторның егәрлеге 230 кВт булган.

1928 елны СССРда көч трансформаторларының җитштерү башы итеп санарга була, бу вакытта Мәскәү трансформатор заводы эшли башлаган (соңрак – Мәскәү электрозаводы). 1900-нчы еллар башында инглиз тикшеренүче-металлургы Роберт Хедфилд тимер үзенчәлекләренә кушылмалар тәэсирен аңлау өчен тәҗрибәләр сериясен үткәргән. Ул кремний кушылган беренче тонна трансформатор корычын заказчикларга берничә елдан соң гына тапшыра алган.

“Үзәкләр” (сердечник) җитештерү технологиясендә киләсе зур сикереш XX гасырның 30-нчы елларында ясалган, бу вакытта Америка металлургы Норманн П.Гросс басып табаклап чыгару һәм җылытуның комбинирланган тәэсире булганда кремнийлы корычның басып табаклап чыгару тарафында гадәти булмаган үзенчәлекләр барлыкка килүен ачыклаган: магнит туендырылуы 50% ка арткан, гистерезиска югалтулар 4 мәртәбә кимегән, ә магнит үткәрүчәнлеге 5 мәртәбә арткан.

ОСО - җирле яктырту өчен бер фазалы коры трансформатор, табигый һава суы белән, ул 50-60 Гц алмаш ток челтәренә керә. Станок җиһазларын, паяльникларны, җылыткычларны, башка электр җайланмаларын җирле яктырту лампаларының киметелгән көчәнеше белән тукландыру өчен билгеләнгән. ТУ16-88 ИБДШ техник шартларына туры килә.671113.021 ТУ һәм ИАЯК.6711.065 территориаль идарә КҮЧӘРЛЕКНЕ киметүче трансформаторларның габарит күләмнәре төрле җитештерүчеләрнең аерылып торырга мөмкин.Коры трансформаторлар.

Трансформатор эшләвенең база принциплары right|thumb|Трансформаторның схематик төзелеше. 1 – беренчел чолганыш, 2 - икенчел Трансформаторның эше ике база принцибында нигезләнгән: Вакыт белән үзгәрүче электр тогы вакыт белән үзгәрүче магнит кырын (электромагнетизм) барлыкка китерә. Чолганыш аша үтүче магнит агымы үзгәрүе бу чолганышта (электромагнит индукция) электр хәрәкәткә китерүче көч, ЭХКК (ЭДС) барлыкка китерә. Чолганышларның “беренчел чолганыш” дип аталган берсенә тышкы чыганактан көчәнеш куела. Беренчел чолганышта ага торган алмаш ток магнит үткәргечендә алмаш магнит агымы барлыкка китерә. Электромагнит индукция нәтиҗәсендә, магнит үткәргечендәге алмаш магнит агымы барлык чолганышларда да, шул исәптән беренчел чолганышта да, магнит агымының беренче чыгарылмасына пропорциональ ЭХКК, (ЭДС) барлыкка китерә, шул ук вакытта синусоидаль ток магнит агымына караганда 90° ка кире якка күчкән. Югары һәм аеруча югары ешлыкларда эшли торган кайбер трансформаторларда магнит үткәргече булмаска да мөмкин.

Фарадей законы Икенчел чолганышта барлыкка килүче электр хәрәкәткә китерүче көчне (ЭХКК, ЭДС) Фарадей законы буенча исәпләргә мөмкин, ул түбәндәгечә яңгырый:

Монда U2 — Икенчел чолганышта көчәнеш, N2 — Икенчел чолганышта борылмалар саны, Φ — бер борылма чолганыш аша суммар магнит агымы. Борылмалар магнит кыры сызыкларына перпендикуляр рәвештә урнашкан булса, агым магнит кырга B һәм шул агым үзе шуның аша үтә торган мәйданга S пропорциональ була. Үз чиратында беренчел чолганышта барлыкка килүче электр хәрәкәткә китерүче көч (ЭХКК, ЭДС):

Монда U1 — беренчел чолганыш очларында көчәнешнең моменталь зурлыгы, N1 — беренчел чолганышта борылмалар саны.

U2 тигезләмәсен U1 ка бүлгәч түбәндәге нисбәтне табабыз:

Идеаль трансформатор тигезләмәләре Идеаль трансформатор – ул чолганыш җылытуына һәм чолганышларның тарату агымнарына энергия югалтулары булмаган трансформатор. Идеаль трансформаторда барлык көч сызыклары ике чолганышның да барлык борылмалары аша үтә һәм үзгәрүче магнит кыры һәрбер борылмада шул ук электр хәрәкәткә китерүче көч (ЭХКК, ЭДС) барлыкка китергәнгә күрә, чолганышта индукцияләнгән суммар электр хәрәкәткә китерүче көч (ЭХКК, ЭДС) аның борылмаларның тулы санына пропорциональ. Мондый трансформатор беренчел чылбырдан керүче барлык энергияне магнит кырына әверелдерә һәм, аннан соң икенчел чылбыр энергиясенә әверелдерә. Бу очракта керүче энергия әвердерелгән энергиягә тигез:

Монда P1 — трансформаторга беренчел чылбырдан керүче егәрлекнең моменталь зурлыгы, P2 — икенчел чылбырга керүче трансформатор тарафыннан әверелдерелгән егәрлекнең моменталь зурлыгы. Бу тигезләмәне чолганыш очларындагы көчәнешләр нисбәте белән берләштергәч, идеаль трансформатор тигезләмәсен табабыз:

Шулай итеп, икенчел чолганыш очларында көчәнеш артканда U2, икенчел чылбырда ток кимүен I2 күрәбез. Бер чылбырның каршылыгын башка чылбырның каршылыгына әверелдерү өчен, зурлыкны нисбәт квадратына тапкырларга кирәк. Мәсәлән, Z2 каршылыгы икенчел чолганыш очларына кушылган, аның беренче чылбырга китерелгән зурлыгы булачак. Бу кагыйдә шулай ук икенчел чылбыр өчен дә дөрес: .

Буш йөреш режимы Икенчел чолганышлар бернәрсәгә дә кушылмаган булганда (буш йөреш режимы), беренчел чолганышта электр хәрәкәткә китерүче көч (ЭХКК, ЭДС) тулысынча диярлек (трансформаторның индуктивлыгы һәи токның ешлыгы җитәрлек булганда)туклану тәэмин итүче җайланманың көчәнешен компенсацияли, шуңа күрә беренчел чолганыш аша ток зур түгел. Магнит йомшак материалдан торган (мәсәлән, ферромагнит материалдан, мәсәлән, трансформатор корычтан) торган “үзәкле” (сердечник) трансформатор өчен буш йөреш тогы “үзәктә” (сердечник) “чоңгыл” токларына һәм гистерезиска югалтуларны тасвирлый. Югалтуларның егәрлеген буш йөреш тогын трансформаторга куела торган көчәнешкә тапкырлап исәпләп була.

Ферромагнит “үзәге” (сердечник) булмаган трансформатор өчен яңадан башкача магнитлаштыруга югалтулар юк, ә буш йөреш тогы алмаш токның ешлыгына һәм индуктивлыкның зурлыгына пропорциональ булган беренчел чолганышның индуктивлык каршылыгы белән билгеләнә.

Буш йөреш булганда һәм чолганышларның килештереп кушылганда трансформаторда көчәнешләрнең һәм токларның вектор диаграммасы 1.6 б рәсемендә күрсәтелгән. Икенчел чолганышта көчәнеш беренче якынлаштырда Фарадей законы белән билгеләнә.

Кыска ялганыш режимы Кыска ялганыш режимында, трансформаторның беренчел чолганышына зур булмаган алмаш көчәнеш куела, ә икенчел чолганышның чыгышлары кыска ялгана. Керүдә көчәнеш зурлыгын кыска ялганыш тогы трансформаторның номиналь (исәпләнгән) тогына тигез итеп куела. Мондый шартларда кыска ялганышның көчәнеш зурлыгы трансформатор чолганышларында югалтуларны, омик каршылыкта югалтуларны тасвирлый. Югалтулар егәрлеген кыска ялганышның көчәнешен кыска ялганыш тогына тапкырлап табып була. Бу режим үлчәү ток трансформаторларында киң кулланыла.

Йөкләнеш белән режим Икенчел чолганышка йөкләнеш кушылганда, икенчел чылбырда ток барлыкка килә, ул магнит үткәргечендә магнит агымы барлыкка китерә, ул беренчел чолганыш тарафыннан барлыкка китерелгән магнит агымына каршы юнәлгән. Нәтиҗәдә беренчел чылбырда индукция электр хәрәкәткә китерүче көчнең (ЭХКК, ЭДС) һәм туклану җайланмасының электр хәрәкәткә китерүче көчнең тигезлеге бозыла, бу беренчел чылбырда магнит агымы элеккеге диярлек зурлыгына җиткәнче ток артуына китерә. Схематик рәвештә, әверелдерү процессын түбәндәгечә сурәтләргә мөмкин:

Трансформаторның магнит үткәргечендә моменталь магнит агымы беренчел чолганышта электр хәрәкәткә китерүче көчтән (ЭХКК, ЭДС) вакыт буенча беренче интеграл белән билгеләнә һәм синусоидаль көчәнеш очрагында электр хәрәкәткә китерүче көчкә (ЭХКК, ЭДС) караганда фаза буенча 90° ка күчкән. Икенчел чолганышларда барлыкка килгән электр хәрәкәткә китерүче көч (ЭХКК, ЭДС) магнит агымыннан беренче чыгарылмага пропорциональ һәм токның теләсә нинди формасы өчен беренчел чолганыштагы электр хәрәкәткә китерүче көч (ЭХКК, ЭДС) белән фаза һәм форма буенча туры килә.

Чолганышларның килештерелгән кушылуы булганда йөкләнеш белән трансформаторда көчәнешләрнең һәм токларның вектор диаграммасы 1.6 в рәсемендә күрсәтелгән.

Трансформаторлар теориясе Сызыклы трансформатор тигезләмәсе i1, i2 - санап үтелгән тәртиптә беренчел һәм икенчел чолганышта моменталь ток зурлыклары, u1 – беренчел чолганышта моменталь көчәнеш, RH – йөкләнеш каршылыгы. Шуннан чыгып

Монда L1, R1— беренчел чолганышның индуктивлыгы һәм актив каршылыгы, L2, R2 – икенчел чолганыш өчен шул ук зурлыклар, L12 – чолганышларның үзара индуктивлыгы. Беренчел чолганышның магнит агымы икенчел чолганышка тулысынча үтеп керсә, ягъни тарату кыры булмаса, . Чолганышларның индуктивлыгы беренче якынлаштыруда алардагы борылмаларның квадратына пропорциональ. Без чолганышлардагы токлар өчен сызыкча дифференциаль тигезләмәләр системасына ия булдык. Комплекс амплитудалар методын кулланып бу дифференциаль тигезләмәләрне гади алгебраик тигезләмәләргә әверелдереп була.