Майонез () — истән арындырып чистартылган үсемлек майларына су, тоз, шикәр, йомырка ризыклары, серкә, гәрчитсә кебек өстәмәләр кушып гомогенлаштырылган ризык. Катламнар-га аерылмасын өчен, аңа тотрыкландыргычлар һәм эмульгаторлар кушыла.

Төзелеше Майлылыгы 15% тан артык булганда гына, әлеге ризык майонез дип йөртелә. 15% тан ким булса, ул соуска әйләнә. Майонезның калориясе составындагы үсемлек майларының масса өлешенә бәйле.

Майлылыгы буенча майонез өч төргә бүленә:

1) әгәр майлылыгы 50% тан артык икән, бу югары калорияле майонез санала;

2) 45—55% булганда, уртача калорияле;

3) 40% тан ким булган очракта, түбән калорияле майонез була. Әлеге төр майонез сыек булу сәбәпле, аңа төрле тотрыкландыргыч матдәләр кушыла.

Искәрмәләр

Чыганаклар Хаков В.Х., Латыпова А.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Соуслар