Атчылык — Авыл хуҗалыгында терлекчелекнең атлар үрчетү белән шөгелләнүче бер тармагы.
Тарих Атчылык б.э.к. 4 меңеллыкта Ауразиядә барлыкка килә. Б.э.к. 2нче меңеллыкта аны Кече Азия аша Африкага, ә 16нчы гасырда Америкага, 17 гасырда Австралияга тараталар.
1916 елда Россиядә 38 млн ат исәпләнгән. Ләкин Ватандашлар сугышы аларның баш санын икеләтә киметә.
1929 елга авыл хуҗалыгында алыштыргысызлык аркасында аларның баш саны 35 млнга җиткерелә.
Бөек Ватан сугышы елларында сугышта 3 млн ат кулланыла һәм 7 млн ат Алманияга куылып кителә.
20нче гасырның икенче яртысына Россиядә 15 млн гына ат кала. 1981 елга бу сан 5,6 млнга кадәр кими.
Бүген Россиядә 90лап ат заводы, 33 ипподдром эшли.
Атларның баш саны үзгәреше Кайбер илләрдә атларның баш саны үзгәреше (еллар буенча, меңнәрдә) Ил 1964 1966 1971 1981 1985 1988 1990 1998 2007 Кытай 7600 7600 8883 11100 10987 10691 10294 8859 Бразилия 8600 9500 м/ю 6300 6330 5850 6000 6400 Мексика 4500 4200 5579 6502 6135 6160 6170 6250 АКШ 3500 м/ю 7667 9928 м/ю м/ю 2456 2427 4028 Монголия 2500 2300 2262 1985 1961 2047 2200 2900 Россия м/ю м/ю м/ю 5619 2600 м/ю 2620 2201 1343 Казакъстан м/ю м/ю м/ю 1295 1455 м/ю 1610 1083 Румыния м/ю м/ю 686 м/ю 660 693 663 820 Алмания м/ю м/ю 411 452 471 м/ю 477 680 Польша 2600 2600 2573 м/ю 1404 1051 941 558 Франция 1500 1400 691 317 310 315 319 347 Италия м/ю м/ю 292 273 245 н/д 256 323 Дөнья буенча 65683 м/ю 61164 60946
Токымнары Бүген 3 төп тип атлар бар: җигүле, чабышкы һәм йөк. 1993 елда 427 ат токымы исәпләнгән. ССРБда аларның 1/7е үрчетелгән, бүгенге Россиядә бары 30лап ат токымы үрчетелә: Будденов, рус чабышкысы, чиста канлы чабышкы, гарәп, ахалтекин, тракенен, ганновер, американ рысе, першерон, шетленд поние, ольденбург, бавар, француз чабышкысы, теннесси, кватерхорс, андалуз.
Әдәбият Ливанова Т. К., Ливанова М. А. Всё о лошади. — М.: АСТ-ПРЕСС СКД, 2002. — 384 с.: ил. — (Серия «1000 советов»).
Сылтамалар Атчылык институты Атчылык музее
Төркем:Терлекчелек Төркем:Атчылык