Снукер буенча дөнья чемпионатының быелгы финал ярышлары (ингл. 2020 World Snooker Championship, шулай ук 2020 Betfred World Snooker Championship дип тә атала) 31 июльдән башлап 16 августка кадәр, гадәттәгечә Шеффилд шәһәренең “Крусибл” театрында (Англия) үтте. Сайлап алу уеннары исә 21-28 июль көннәрендә уздырылды. Икесенең дә турнир формуласы һәм шулай ук бүләкләү системасы үзгәрешсез калды, 2019 елдагы кебек булды.https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A1%D0%BD%D1%83%D0%BA%D0%B5%D1%80_%D0%B1%D1%83%D0%B5%D0%BD%D1%87%D0%B0_2019_%D0%B5%D0%BB%D0%B3%D1%8B_%D0%B4%D3%A9%D0%BD%D1%8C%D1%8F_%D0%B1%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%BD%D1%87%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%B3%D0%B5 Унҗиде көн дәвамында барган тиңдәшсез киеренке көрәштә 44 яшьлек танылган инглиз снукерчысы Ронни О"Салливан җиңүгә иреште. Бу аның 27 еллык профессиональ карьерасында алтынчы тапкыр дөнья чемпионы исемен яулавы.

Вируска каршы — шар тәгәрәтеп! Дөнья беренчелеген гадәттәгечә, 2020 елның 18 апреленнән алып 4 майга кадәр үткәрергә җыенганнар иде. Сайлап алу уеннары 8-15 апрель көннәрендә булырга тиеш иде. Ләкин март уртасында, пандемияне сәбәп итеп, турнирларны июль-август айларына кадәр кичектерергә карар кылынды. Коронавирус кузгатып җибәрә торган чирләрдән куркып, Кытайның 13 һәм Һоңкоңның 2 профессионал снукерчысы ярышлардан баш тартты. Шеффилд шәһәрендә үз гаиләләре белән бергә даими яшәүче Диң Цзүнһуэй, Ляң Веньбо һәм Янь Биңтао гына Күк асты мәмләкәте данын яклады. Башка илләрдән тагын 2 профессионал өйдә утырып калуны өстенрәк күрделәр. Ә инглиз Энтони Һэмилтон, башта катнашырга ризалык биргән булса да, турнирның көне-сәгате килеп җиткәч, кинәт кенә “чирләп китте”. Аңа беренче уенда җирәбә буенча көндәш буларак билгеләнгән инглиз Кайрен Вилсон финал ярышларының икенче әйләнешенә көрәшсез үтте. Һәм тагын әле уеннарны карарга күпмедер тамашачы кертергә дә базмадылар, “Крусибл” театрының 1 мең кешедән артык сыйдырышлы залы ярты ай дәвамында буш килеш торды, анда бары тик хезмәт күрсәтүче персонал һәм реферилар гына булды. Бары тик 13 августта, ярымфинал уеннары барганда гына, 15-16 август көннәрендә үткәреләчәк финал уенына 300 тамашачы кертәчәкләрен игълан иттеләр.Eurosport 1 Гадәти “тамаша кылу эффекты” бөтенләй юкка чыкмасын өчен, чемпионатта катнашучыларның берсе уңышлы уен алымы үткәрсә, залдагы динамиклар аша... “электрон алкышлар” яңгыратылды. Ярышларда катнашучылар һәм хөкемдарлар, Бөтендөнья “сәламәтлекне саклау” оешмасы таләпләрен үтәп, кул бирешеп күрешмәделәр, очрашканда, хушлашканда һәм гадәти этикет буенча башка аралашу гамәлләрендә бары тик терсәккә терсәкне генә тидереп ала торган булдылар. Бу “кагыйдә” бер генә тапкыр бозылды: бер-берсенә көндәлек тормышта да ихлас дустанә мөнәсәбәтләрдә булган инглиз Кайрен Вилсон һәм шотландияле Энтони МакГилл, ике көн буе бергә уйнаган ярымфинал матчы тәмамлангач, кул бирешеп һәм җылы әңгәмә корып саубуллаштылар. Бу уен бик кискен сюжетлы һәм кызыклы булды, ә аның соңгы, хәлиткеч 33 нче фреймы — хәтта кинофильнардагы кебек маҗаралы да. Ә инглиз снукеры ветераны, 2002 елда дөнья чемпионы булган Питер Эбдон профессиональ карьерасын тәмамлады. Халыкара рейтинг буенча аның әле сайлап алу ярышларында катнашырга хокукы бар иде. Ул һәм тагын берничә данлыклы уенчы ветераннар өчен 19 августтан башлап үткәрелә торган махсус турнирда катнашачак. Ярышлар шул ук “Крусибл” театрында уздырыла. Анда 7 мәртәбә дөнья чемпионы булган 51 яшьлек шотландияле Стивен Һендриның килүен дә көтәләр. Быелгы чемпионаттан соң шундый нәтиҗә ясап була: снукер уенының популярлыгы, “коронавирус чоры” тәмамлангач, планетада тынычлык һәм иминлек урнашып, кешелек дөньясы яңадан әхлакый һәм иктисадый тотрыклылык юлына баскач, тагын да артачак. Әлеге дөнья чемпионаты быел тулысынча һәм ахырынача үткәрелгән зур күләмле ярышларның берсе булды. Футбол, хоккей һәм элек алгы рәттә булган күп кенә башка спорт төрләре буенча олы турнирлар йә кичектерелде, йә бөтенләй үткәрелмәячәк дип игълан ителде. Хәтта җиңел атлетиканы да “оныттылар”. Киләсе елда снукер чемпионаты үз вакытында үткәреләчәк дигән белдерү булды. 2021 елның 17 апреленнән башлап.

Турнир җәдвәле https://ro.wikipedia.org/wiki/Campionatul_Mondial_de_Snooker_din_2020

Финал уенының барышы һәм статистикасы

https://en.wikipedia.org/wiki/2020_World_Snooker_Championship Финал уены: (35 фреймлык) “Крусибл” театры, Шеффилд шәһәре (Англия), 15-16 август

Хөкемдар: Марсель Экардт ()Кайрен Вилсон (8)

 8–18Ронни О’Салливан (6)

 УенчыларБеренче сессия: 2–6 *Фрейм №№12345678—Вилсон062†02367† (63)91749—О’Салливан81† (56)5580† (80)75† (75)1369†106† (106)60†—УенчыларИкенче сессия: 5–4 (7–10)Фрейм №№91011121314151617Вилсон53 (53)1992† (92)79† (50)82†86† (58)17101† (100)60О’Салливан61†77† (51)06025082†1068†УенчыларӨченче сессия: 1–7 (8–17)Фрейм №№1819202122232425—Вилсон74† (73)1533171228157—О’Салливан0113† (53)109† (61)88† (57)65† (60)71† (71)72† (72)69†—УенчыларДүртенче сессия: 0–1 (8–18)Фрейм №№26— **———————Вилсон1————————О’Салливан104† (96)————————100Иң зур брейк1061Йөзәрле брейклар17Иллешәрле брейклар12Ронни О’Салливан — 2020 елгы дөнья беренчелеге (2020 Betfred World Snooker Championship) җиңүчесе

† — “фрейм җиңүчесе” тамгасы Бу җәдвәлдә аерым фреймнарда уенчылар җыйган баллар саннары һәм алар янындагы җәя эчендә иң зур брейк күләме күрсәтелгән. * Финалның соңгы 9 фреймы, җиңүче 26 нчы фреймнан соң ук билгеле булу сәбәпле, уйналмый калды.

Снукер-2020 йолдызлары Снукер буенча дөнья чемпионатларының 83 еллык тарихында “коронавирус чоры”на караган беренчесе биллиард уеннарының иң күркәме булган спорт төрендәге буыннар алмашынуын һәм башка кискен үзгәрешләрне тагын бер кат һәм инде ныгытып раслады. Снукер йолдызларының 1970 нче елларда туган өлкән һәм гаять ишле буыны тагын да сирәгәя төште: берничә снукерчы профессионаллыктан китте инде. Алдынгы сафларда калган элеккеге чемпионнардан инглиз Ронни О’Салливан, Уэльстан Марк Уильямс һәм шотландияле Джон Һиггинс кына бу юлы да снукерчыларның бөтендөнья саммитында үзләрен төрлечә уңышлы күрсәтә алды. Калганнарын яшьрәкләр чемпионат башында ук кысрыклады. Снукер уенында профессионалларның “өлгергәнлек чоры” 30 белән 40 яшь арасында була дип санала. Бу чемпионатта 1980 нче елларда туган урта буыннан инглиз Марк Селби, австралияле Нил Робертсон һәм былтыргы чемпион инглиз Джадд Трамп кына снукер күгендә беренче зурлыктагы җисемнәр булып балкыдылар. 2005 ел чемпионы инглиз Шон Мёрфи һәм Кытай снукерының инде ничәнче ел беррәттән “озакламый чемпион булачак” дип саналган лидеры Диң Цзүн-һуэй 2020 ел ярышларының беренче ике әйләнешендә үк оттырдылар. “Туксанынчылар” арасында былтыргы лидерлар бу юлы үзләрен берничек тә күрсәтә алмадылар. Әлбәттә, изге урын буш калмады, “юниорлар”дан яңа әйдаманнар калкып чыкты — инглиз Кайрен Вилсон, шотландияле Энтони МакГилл һәм норвегияле Курт Мафлин. Биш тапкыр дөнья чемпионы, 45 яшен тутырган Джон Һиггинс бу юлы икенче әйләнештә үк оттырды. Ләкин атаклы шотландияле шушы ике уенда да бу югалтуны, финанслар күзлегеннән караганда, артыгы белән кире кайтарып өлгерде: 147 баллык максималь брейк (турнирда бердәнбер!) һәм финал өлешенең моңардан кала иң зур брейгын ясады. Бу исә аның “шәхси бүләкләү фонды” 85 мең фунт стерлинг тәшкил итте дигән сүз: 40 мең + 15 мең + 30 мең. Мисал өчен, ярымфиналда оттырган снукерчы 100 мең фунт стерлинг алачак. Ягъни, Британиядә эшләүче югары квалификацияле мөһәндисләрнең ким дигәндә ике еллык хезмәт хакы бу.

Сылтамалар Снукер Снукер буенча 2019 елгы дөнья беренчелеге Снукер буенча 2021 елгы дөнья беренчелеге Снукер буенча 2022 елгы дөнья беренчелеге