Ялчык районы () — Чуашстанның көнчыгышындагы муниципаль район.
Административ үзәге — Ялчык авылы.
География Ялчык районы Чуашстанның көнчыгышында урнашкан. Район территориясе 567,2 км². Төньякта, көнчыгышта һәм көньякта Татарстанның Кайбыч, Апас һәм Буа районнары, көнбатышта Чуашстанның Батыр һәи Комсомольски районнары белән чиктәш.
Халык Халык саны 22 348 кеше (2010 елга).
Милли составы: чуашлар — 97%, калган халкын татарлар һәм урыслар тәшкил итә. Бер авылда татарлар гына яши (Сориле).
Административ бүленеше Районда 2004 елдан 9 авыл жирлегендә 53 авыл урнашкан.
Икътисад Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: игенчелек- 58%, терлекчелек — 42%.
Сәнәгать авыл хуҗалыгын эшкәртү предприятияләре булуы белән күзәтелә.
Танылган шәхесләр Иван Кузнецов (1906, Кыр Бортасы - 1991, Чабаксар) - язучы, тарихчы, профессор. Яков Турхан (, 1876, Карабай — 1932, Архангельск өлкәсе), рухани, шагыйрь.
Искәрмәләр
Сылтамалар Ялчык районы картасы Ялчык районы гербы һәм байрагы.
Төркем:Чуашстан районнары Төркем:Ялчык районы