Ингилойлар (; ) — грузиннарның Азәрбайҗанның төньяк-көнбатышында яшәгән этнографик төркеме. Грузин теленең ингилой диалектында сөйләшәләр.
Дингә мөнәсәбәтле ингилойлар христиан һәм сөнни мөселманнаргабүленә. Мөселман ингилойлар Балакән һәм Закаталы районнарында яши, ә христианнары Гах районында көн итә. Тәүгеләре Закаталы районының Әлиәбад һәм Мосул авылларында, шулай ук Балакан районы Ититала авылларында, ә икенчеләре — Ках районының Ках-Ингилой, Бөек Алатемир, Ках-Баш, Әлибәкли, Мешабаш, Зегем, Хәләф-Тала, Гарамеша һәм Гымыр авылларында оешып, тупланып яши.
XIX гасыр азагында — XX гасыр башында чыккан Брокгауз һәм Ефронның энциклопедик сүзлеге (ЭСБЭ) мәгълумәтләренә караганда, Закаталы округында 3703 грузин (4,98 %) һәм 8727 ингилой (11,72 %) яшәгән.
Рус хакимияте вәкилләре православ миссионерларны ингилойларга җибәреп торган, әммә аларны дошман сыман каршы алганнар. ЭСБЭ мәгълумәтләренә караганда, Кавказда православ христианлыкны яңарту җәмгыятенең миссионерлык эшмәкәрлеге йогынтысында ингилойлар 1860 елда Исламнан христианлыкка күчкәннәр, 12 приход барлыкка килгән, әммә 1863 елда 9 приход яңадан Исламга кайта, шул ук вакытта 1892 елда 62 кешене чукындыра алганнар .
Азәрбайжанда грузиннар саны динамикасы
19261939195919701979198919992009950010 196952613 59511 41214 19714 9009900 Әлибәйли авылында Гах дәүләт грузин драма театры эшләп килә. Грузин телендә «Шалала» газетасы чыга.
Язучы Якоб Гогебашвили «Патша Ираклий һәм ингилой кызы» дигән тарихи хикәя язган. 2009 елда «Азербайджанфильм» студиясында «ингилойлар» дигән документаль фильм төшерелгән, ул Азәрбайҗанның бу җирдә борыннан яшәгән халкының тарихына, мәдәниятенә, гадәт-йолаларына багышланган .
Ингилойларның күпчелеге Азәрбайҗан халкы исәбен алганда «азәрбайҗан» дип язылган[АРИФ ЮНУСОВ. АЗЕРБАЙДЖАН В НАЧАЛЕ XXI ВЕКА: КОНФЛИКТЫ И ПОТЕНЦИАЛЬНЫЕ УГРОЗЫ. Баку-2007. C.143 .
Азәрбайҗанның билгеле ингилойлары
Джанашвили Моисей Георгиевич — грузин тарихчысы, филолог, педагог, Хезмәт Герое (1932). Муратов Анатолий Олегович (1900-1964) — совет хәрби начальнигы, гвардия генерал-майоры.
Шулай ук карагыз
Аджарлар — грузиннарның этнографик группасы. 70 % правослау, 30 % мөселман (башлыча Төркия белән чиктәш төбәкләрдә яшәгән олы яштәге кешеләр). Лазлар — Төркиядәге башлыча мөселман картвель этник группасы. Ферейданнар — Ирандагы мөселман грузиннар. Чвенебури — Төркиядәге мөселман грузиннар.
Видео
Zaqatala rayonu Mosul Kəndi, Ingiloylar
Традиции народа ингил
Искәрмәләр
Сылтамалар
Ингилойцы//Большая российская энциклопедия John M Clifton, Calvin Tiessen, Gabriela Deckinga, and Janfer Mak. The Sociolinguistic Situation of the Inghiloi of Azerbaijan. SIL International, 2005
Төркем:Азәрбайҗан Төркем:Азәрбайҗан халыклары