Урал өлкәсе () — 1923—1934 елларда гамәлдә булган РСФСР өлкәсе.

Административ үзәге — Свердловск (1924 елга кадәр — Екатеринбург) шәһәре.

Тарих Урал өлкәсе 1923 елның 3 ноябрендәге БҮБК карары нигезендә Пермь, Екатеринбург, Чиләбе һәм Төмән губерналарыннан оештырыла. Барлыкка килү моментында аның мәйданы 1 659 мең км, ә халык саны — 6 380 мең кеше булган.http://book-chel.ru/ind.php?what=card&id=3957

1934 елның 17 гыйнварында ул Чиләбе, Свердловск, һәм Об-Иртыш өлкәләренә бүленә.

Административ бүленеш (1926)

№ округ Үзәге Мәйдан, км² Халык саныhttp://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_26.php?reg=242 (1926), кеше. 1 Югары Кама округы (1923—1928): Усолье; (1928—1930): Саликам70 000203 195 2 Златоуст округы Златоуст16 673239 528 3 Ирбет округы Ирбет37 625278 812 4 Ишем округы Ишем46 240440 941 5 Коми-Пермяк милли округы Кудымкар22 200152 494 6 Көнгер округы Көнгер25 887479 557 7 Курган округы Курган32 750493 693 8 Пермь округы Пермь38 247716 169 9 Сарапул округы Сарапул23 062539 787 10 Свердловск округы Свердловск34 740619 995 11 Тагил округы Түбән Тагил106 100437 760 12 Тубыл округы Тубыл1 158 900192 163 13 Троицк округы Троицк42 960312 651 14 Төмән округы Төмән45 720504 900 15 Чиләбе округы Чиләбе28 150496 488 16 Шадрин округы Шадрин26 850678 206

1930 елда округлар юкка чыгарыла; шул ук елда Остяк-Вогул һәм Ямал (Ненец) милли округлары барлыкка киләләр.

Өлкәнең җитәкчелеге

Урал өлкәсе РКП(б)-БКП (б) комитетының беренче секретарьләре Моисей Харитонов (декабрь 1923 — июль 1925) Николай Антипов (июль 1925 — март 1926) Даниил Сулимов (март 1926 — март 1927) Николай Шверник (март 1927 — гыйнвар 1929) Иван Кабаков (гыйнвар 1929 — гыйнвар 1934)

Башкарма комитетының рәисләре Даниил Сулимов (декабрь 1923 — март 1926) Филипп Локацков (март 1926 — февраль 1928) Иван Кабаков (апрель 1928 — апрель 1929) Михаил Ошвинцев (апрель 1929 — ноябрь 1933) Василий Головин (ноябрь 1933 — гыйнвар 1934)

Искәрмәләр

Төркем:Юкка чыгарылган РСФСР өлкәләре