Либе́рия (ингл. Liberia [laɪˈbɪəɹɪə]), рәсми исеме — Либерия Республикасы (ингл. Republic of Liberia) — Африканың көнбатыш ярында урнашкан дәүләт.

Этник төркемнәр Халыкка 16 асаба этник төркем һәм күп чит ил азчылыклары керә. Асаба халыклар якынча 95 процентны тәшкил итә. 16 рәсми танылган этник төркемнәргә Кпелле, Басса, Мано, Гио яки Дан, Кру, Гребо, Кран, Ваи, Гола, Мандинго яки Мандинка, Менде, Кисси, Гбанди, Лома, Деи яки Дэвойн, Беллеһ, һәм Америко-Либериялеләр яки Конго халкы керә.

Кпелле халыкның 20%-тан артыгын тәшкил итәләр һәм Либериядә иң зур этник төркем булып торалар, күбесенчә Бонг Графлыгында һәм үзәк Либериянең янәшә өлкәләрендә яшиләр. Афроамериканнар токымы Америко-Либериялеләр һәм Вест-Индиялеләр, күбесенчә Барбадослылар 2.5%-ны тәшкил итәләр. 1825 елда репатриацияләнгән Конго халыклары токымы Конго халкы һәм Афро-Кариблылар 2.5%-ны тәшкил итәләр. Бу ике соңгы төркем 19-ынчы гасырда сәяси контроль куйганнар һәм аны 20-енче гасырда да тотканнар.

Сәүдәгәрләр буларак күп иммигрантлар килгән һәм бизнес җәмәгатенең зур өлеше булып киткәннәр, шуларга Ливанлылар, Һиндлеләр, һәм башка Көнбатыш Африкадан кешеләр керә. Этник Либериялеләр һәм Ливанлылар арасында катнаш никаһлар проценты зур, нәтиҗәдә күп катнаш халык Монровия янында яши. Европа чыгышлы Ак Африканнар булган Либериялеләрнең кечкенә азчылыгы илдә яши.

Диннәр 2008 елгы халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча, Либерия халкының 70,5 % ы христиан динен тота. Мөселманнар 27,6 % тәшкил итә.

Төп халыкларның традицион диннәрен халыкның 0,5 % ы тота, 0,4 % ы бернинди дин дә тотмый. Либериядә ислам

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Төркем:Инглиз телле илләр һәм территорияләр Төркем:Африка илләре Төркем:Көнбатыш Африка Төркем:Җөмһүриятләр Төркем:Либерия