Саз татарлары (сас татарлары) — Төмән өлкәсенең Тубыл районында яшәүче татарлар, себер татарларының бер төркеме.
Чыгышлары белән саз татарлары биредәге угыр халыкларына - ненецларга, хантларга һәм мансиларга барып тоташалар. Кайчандыр бу халыклар себер татар теленә һәм исламга күчеп татарлашканнар, әмма үз гореф-гадәтләрен дә саклап калуга ирешкәннәр.
Башка себер татарлары һәм рус авылларыннан ерак урнашканлыктан үз гореф-гадәтләрен, башка себерлеләрдән аермалы буларак, бик яхшы саклап кала алганнар.
Төп шөгыльләре - аучылык һәм балыкчылык.
Искәрмәләр
Төркем:Татарлар Төркем:Себер татарлары