Нәүрүз — Ырынбур өлкәсенең Пономаревка районында урнашкан борынгы татар авылы. Дим елгасының сул як ярында, Казан — Ырынбур юлы (IP-239) өстендә урнашкан. Район үзәгеннән 2 км читтә. 700 йортта 1900 якын кеше яши, татарлар. Урта мәктәп, 16 кибет, 4 тегермән эшли. 3 зур фермер хуҗалыгы («Каеш» һәм «Клин»).
Тарихи белешмә Науруз «Яңа Ырынбур юлы»ндагы башка татар авыллары белән бер чорда хасил иткән һәм патша боерыгында исеме аталган, рөхсәт кәгазен алучы Науруз Түгиев хөрмәтенә аның исемен йөртә.
1747 елда биредә инде 123 ир-егет яшәгән. Алар Яңа Мәскәү — Ырынбур юлында ям хезмәтен башкарганнар. Хөкүмәт 20-30 чакрым саен авыллар салырга рөхсәт иткән. Мәсәлән, Науруздан Дүсмәткә кадәр 25 км.
Мәгариф Урта мәктәп эшли. 2011 елда 183 бала укыды. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре керә.http://nauruzovo56.ucoz.ru/index/doklad_quot_realizacija_nacinalnoj_obrazovatelnoj_iniciativy_quot_nasha_novaja_shkola_quot/0-27
Демография Халык саны динамикасы:Милләтләр (2010): татарлар — 96,7%.Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Ырынбур өлкәсе татар авыллары