Эклингҗи ул көнбатыш Һиндстанда, Раджастханда Удайпур районында урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе. Эклингҗи Мевар Патшалыгының төп Илаһы һәм Маһарананың Дэван буларак Илаһы булып тора. Тарихы 15-енче гасыр тексты Экалинга Маһатмья буенча Эклингҗида баштагы гыйбадәтханә 8-енче гасыр хөкемдары Баппа Равал тарафыннан төзелгән булган. Башта булган гыйбадәтханә һәм Виграһа (поты) Дәлһи Солтанлыгы хөкемдарлары бәреп керүләре вакытында җимерелгән булган. Иң борынгы сакланып калган пот Хаммир Сингһ (14-енче гасырда) корылган булган, ул төп гыйбадәтханәнең киң янә төзекләндерүен алып барган. Рана Кумбһа (15-енче гасыр) гыйбадәтханәне Вишну гыйбадәтханәсен төзүенә өстәп төзегән. Аның 1460 ел язмасы аны "Эклингның шәхси хезмәтчесе" дип тасвирлый. 15-енче гасыр ахырында Малва Солтанлыгының Гһиятһ Шаһ Мэварга һөҗүм иткән һәм Экинҗины талаган. Кумбһаның улы Рана Раймал (як. 1473–1509) аны тар-мар иткән һәм әсир иткән һәм азат итүе өчен акча алган. Алган акчасына Раймал гыйбадәтханә комплексының соңгы төп төзекләндерүенең яклаучысы булган һәм төп гыйбадәтханәдә хәзерге муртины (потны) куйган. Башта гыйбадәтханә Пашупата сектасына караган һәм шуннан соң Натх сектасы карамагында булган. 16-ынчы гасырда ул Рамананди Сампрадайя идарәсе астында булган. Искәрмәләр
Әдәбият
Тышкы сылтамалар Mandir Shri Ekling Ji
Төркем:Һинд дине Төркем:Шиваизм Төркем:Һинд дине гыйбадәтханәләре Төркем:Әлифба буенча гыйбадәтханәләр Төркем:Һиндстанда Һинд дине гыйбадәтханәләре