Михаил Васютин, Михаил Зиновий улы Васютин (, 1959 елның 16 июне, ССРБ, РСФСР, Мари АССР, Таулы Мари районы, Микряково) — дәүләт, мәдәният һәм җәмәгать эшлеклесе, Мари Иле мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры (1997–2002). Марий Иле хөкүмәте рәисенең урынбасары–мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры (2002—2017), беренче урынбасары (2017 елдан). Мари Иленең (1994) һәм РФ (2005) атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле 1959 елның 16 июнендә Мари АССР Таулы Мари районы Микряково авылында туган. Урта мәктәпне (1976), «клуб эшен оештыручы-методист» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын (1981)Ривкат Юсупов. Яңа биеклекләр яуларга. «Казан утлары», 2014 ел, ноябрь, 54нче бит, «мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә менеджер» белгечлеге буенча Россия сәнгать, мәдәният һәм туризм хезмәткәрләре институтын (1992), Россия сәнгать, мәдәният һәм туризм хезмәткәрләрен яңадан әзерләү академиясен (1994) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

1981—1989 елларда — халык иҗаты үзәгендә: методология һәм социология бүлеге җитәкчесе, директор урынбасары, директор.

1990—1997 елларда — Йошкар-Ола шәһәр башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы.

1997—2017 елларда — Марий Иленең мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры.

2002 елда Марий Иле хөкүмәте рәисе урынбасары – мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры итеп билгеләнә. Мари дәүләт университеты каршында мәдәният факультетын, мәдәният һәм сәнгать көллияте каршында «эстрада сәнгате» һәм «хореография сәнгате» бүлекләрен, 3 балалар сәнгать мәктәбен, 3 республика милли (рус, татар һәм мари мәдәниятләре) үзәген, декоратив-гамәли иҗат буенча республика студиясен булдыруда һәм ачуда катнаша.

2017 елдан — Марий Иле хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары. Мәдәният, матбугат һәм милләт эшләре буенча, Мәгариф һәм фән, шулай ук Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министрлыкларына кураторлык итәКонстантин Терехов. Глава Марий Эл распределил полномочия между заместителями. marpravda.ru, 07.12.2017.

Михаил Васютинның мәдәният министры буларак эшчәнлегенә мари җәмәгатьчелеге тискәре бәя бирәАлександр Фридом. Замгубернатора Марий Эл Михаил Васютин уничтожает память о марийских писателях?! 7x7-journal.ru, 11.05.2018.

Иҗтимагый эшчәнлеге Фин-угыр халыклары ассоциациясе () җитәкчесе урынбасары. Бөтенмари советы () әгъзасы Васютин Михаил Зиновьевич. Марий Мер Каҥаш

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1994 – Мари Иленең атказанган мәдәният хезмәткәре 2005 – РФ атказанган мәдәният хезмәткәре 2007 – 2нче дәрәҗә «Мари Иле алдындагы хезмәтләре өчен» ордены

Гаилә хәле Өйләнгән. Хатыны Любовь Владимировна Васютина. Уллары: Илья, авиаконструктор; Семён, инженер.

Сылтамалар Васютин Михаил Зиновьевич. Марий Иле мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгы сайты Сергей Щеглов. Михаил Васютин: «Нужно заглядывать за горизонт». «Марий сандалык — Марийский мир», № 2 (42), май-август 2019 года

Искәрмәләр

Төркем:Мари Иле хөкүмәте әгъзалары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Мари җәмәгать эшлеклеләре