Тыюлык – табигатьнең беренчел күренешен саклап калу максаты белән төзелгән, тулаем хуҗалык эшчәнлегеннән аерылган, аеруча сакланучы территория яки акватория.
Тарих Әйләнә-тирәлекне һәм кыргый табигатьне саклау турында беренче закон б.э. кадәр III гасырда Шри-Ланкада кабул ителгән дип санала. Шул вакытта ук Михинталь дигән җирдә, Деванампиятис патшасы тарафыннан беренче табигый тыюлыкка нигез салына.
Бүген Ишкел милли паркы буларак билгеле булган табигать саклау территориясе турында беренче мәгълүмат XIII гасырга кагыла. Ул вакытта Гарәп хәлифәлеге белән идарә итүче Хафсидлар династиясе күл тирәсендә аучылыкны тыя.
Урта гасырларда Аурупада байлар аучылык урыннары турында кайгыртканнар. В XIII гасырда галич-волын җирләре кенәзе Даниил Галицкий карар чыгара, аның буенча Беловежск һәм Цуман куе урманнарынвда тыюлык ясала. Алексей Михайлович Романов идарә иткән чорында Мәскәү шәһәре яннарында аучылыкка катгый тыю урнаштырыла.
Россиядә тыюлыклар статусы "Аеруча саклана торган табигать территорияләре турында" федераль законы буенча дәлүт табигый тыюлыклары, табигый үзгәрешне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының генофондын саклау һәм күзәтү, максаты белән төзелгән, табигать саклау, фәнни-тикшеренү һәм эколого-мәгърифәтчелек учреждениеләре булып торалар.Федеральный закон от 14 марта 1995 года № 33-ФЗ (ред. от 14 июля 2008 года)«Об особо охраняемых природных территориях».(урысча)
Дөнья илләре тыюлыклары Россия тыюлыклары исемлеге Белоруссия тыюлыклары исемлеге Казакъстан тыюлыклары исемлеге Украина тыюлыклары исемлеге Әзәрбайҗан тыюлыклары исемлеге
Моны да карагыз Биосфера тыюлыгы Милли парк Бөтендөнья мирасы Резерват
Кушымталар
Сылтамалар (урысча) Сайт Заповедника Аскания-Нова Сайт Приокско-Террасного заповедника Особо охраняемые природные территории Российской Федерации А. Горяшко – История российских заповедников Сайт заповедника Калужские засеки Сайт о Казантипском природном заповеднике Официальный сайт Кавказского государственного природного биосферного заповедника Заповедники и их роль
Төркем:Тыюлыклар