Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбе () — Татарстан Республикасының Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында урнашкан мәктәп.
Адресы — Татарстан, Кайбыч районы, Иске Тәрбит авылы, Совет урамы, 27 нче йорт
Тарихы
Кайбыч районының Иске Тәрбит урта мәктәбе бер гасырдан артык вакыт эчендә өч бинага күчә.
Иске Тәрбиттә беренче мәктәп «Братство Святого Гурия» мессионерлык җәмгыяте тарафыннан («Казанская центральная крещено-татарская школа») 1869 елда ачыла. Укытучысы — Казан керәшен мәктәбен тәмамлаган Иван Федоров. 1870 елда бу мәктәп Соравыл авылына күчә.
Казан губернасының Цивиль өязенә кергән вакытта биредә беренче мәктәп 1897 елда чиркәү каршында ачыла. Цивиль өязенең архив фондында 1911 елгы Духовная консисториянең клировый ведомостьларында түбәндәге мәгьлүматлар бар: Иске Тәрбит авылындагы Петропавловское чиркәве 1888 елда төзелә.
Чиркәү каршында башлангыч мәктәп (Церковно-приходская школа) 1897 елда ачыла. Анда 68 ир һәм бер кыз бала укый башлый." Чиркәү каршындагы мәктәптә озак еллар Минкин Сергей Алексеевич укыткан. Дәресләр башлыча рус телендә алып барылган. Минкин С. А. тирән белемле укытучы була, русча яхшы белгән.
1902 елда Кызлар мәктәбе ачыла. Анда 28 кыз бала белем ала. Мәктәп программасында дин дәресләре белән беррәттән арифметика, уку һәм язу дәресләре дә алып барылган. Кызлар мәктәбендә Казаннан җибәрелгән укытучы Тимофеева Анна Тимофеевна эшләгән.
Гасыр башында авылда дүрт сыйныфлы башлангыч мәктәп бинасы төзелә.
Иске Тәрбиттә икенче мәктәп — ике катлысы 1933 елда төзелә башлый. Ике катлы агач бинаны төзү эшләре буенча йөрүче кеше Назаров Алексей Назарович була. Мәктәп төзү өчен агачны Чабаксар янындагы урманнан атлар белән ташыйлар. Бу эшкә тирә-як авылы ирләре дә тартыла. Зур-зур бүрәнәләрне, кул пычкысы белән ярып, такта хәзерлиләр. Мәктәп өчен кирәк булган инвентарь, парталар, өстәлләр ─ барысы да Соравылдан (Янсурин) Ямщиков Макар һәм Иван исемле балта осталары тарафыннан эшләнә. Кадак, пыяла шикелле кирәк-яраклар Казаннан атлар белән кайтартыла. Мәктәп төзү өчен рөхсәт сорап, Казанга 10-15 тапкыр барырга туры килгән.
1934-1935 уку елында мәктәп ачыла, башлангыч мәктәп тулы булмаган урта (җидееллык) мәктәп итеп үзгәртелә. 1-5нче классларда укулар яңа бинада башланып китә. Мәктәпкә 14 авылдан йөреп укыйлар. Белем бирү татар телендә алып барыла. Яңа салынган мәктәпнең беренче директоры ─ Назаров Алексей Назарович. Ул тарих, география, математика дәресләрен дә алып бара.
Мәктәпне төзүдә Иске Тәрбит авылы халкы күп көч куя. Дмитриева Марфа, Демьянова Анна, Симушкин Иван, Тукранов Иван, Кротов Василий (хуҗалык җитәкчесе), Волкова Анна , Фадеев Наум һәм башка бик купләрнең кул көчләре мәктәпне төзүгә кергән.
1936 елда Казанда «Иң яхшы укытучыларның I Бөтентатар съезды» үткәрелә. Анда мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Минкин Варсонофий Сергеевич катнаша. Татарстан хөкүмәте аңа кыйммәтле бүләк — исемле сәгать тапшыра.
1937 елда Иске Тәрбит мәктәбе урта мәктәп статусын ала.
1940 елда беренче чыгарылыш була. 36 егет һәм кыз 10 классны уңышлы тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты алалар. Бу чыгарылыш укучыларының егермесенә укытучы булып эшләп китәргә туры килә, чөнки мәктәптәге ир укытучылар фронтка алына.
1940-1942 елларда мәктәп директоры вазифасын Романов Евсей Романович башкара.
Сугыш елларында 8-10 нчы классларда укулар түләүле (бер елга 150 сум), аталары сугышта үлгәннәргә түләүсез була. Шулай да тирә-яктагы 10-14 авылдан, ачлы-туклы йөреп булса да, балалар белем алырга йөри. Степанов Павел түләүне контрольдә тота, кайберәүләр ярты ел укыганнан соң, түли алмагач, укуны ташларга мәҗбүр була.
1950 нче елдан укыту түләүсез була.
1955 елда мәктәпнең рус теле укытучысы Сергеев Николай Сергеевич ТАССРның атказанган укытучысы исемен ала.
1956 елда мәктәп директоры итеп Галеев Мансур Гарипович билгеләнә. Мәктәп территориясендә заман таләпләренә җавап биргән спорт мәйданчыгы төзелә. Ул республикада үткәрелгән конкурста I урын яулый. Мәгариф министрлыгыннан 3 мең сум премия һәм спорт залы өчен кирәк булган инвентарь бирелә.
Кабинетларны җиһазлау, кабинет системасына күчү, производство бригадасын төзү кебек эшләрне беренчеләрдән башкара мәктәп.
1961 елда мәктәп директоры М. Г. Галеев ТАССРның атказанган укытучысы исеменә лаек була.
1961 елдан, ата-аналарның теләген исәпкә алып, белем бирү рус телендә алып барыла башлый.
1964 елда мәктәпкә Советлар Союзы Герое Кузьмин Михаил Кузьмич исеме бирелә.
1971/ 1972 уку елында кирпичтән салынган мәктәп ашханәсе сафка баса. Төзелештә авыл халкы, өлкән сыйныф укучылары бик актив катнаша.
Мәктәп үз тарихында укымышлы кешеләрне күпләп чыгара. Алар арасында укытучылар, врачлар, инженерлар, офицерлар, төзүчеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре, профессорлар, галимнәр һ.б. бар.
Янсурин (Соравыл) авылыннан бик күп укытучылар чыккан: Кузьмин Г. К. һәм Кузьмина М. Д., Майорова З. И. һәм Егоров П. Е., Николаева А. С. һәм Николаев П. С., Скворцов М. В. һәм Скворцова Д. Я., Минкин В. С. һәм Минкина П. Н., Сергеев Н. С. , Сергеева Т. Н., Романов Е. Р., Яковлев А. Я., Данилов К. Д., Осипов Р. Д., Осипова Д. Л., Миронова Л. М., Индейкина Е. С., Осипов П. О., Миронов Н. П., Ефремова Р. В., Налимов И. Е., Ямщиков А. М., Мершинов В. М., Скворцова Л. М. һәм башкалар.
1972 елда Соравыл һәм Камыллы башлангыч мәктәпләре бетерелгәннән соң, аларның биналары Иске Тәрбит урта мәктәбе территориясенә күчерелә һәм тирә-юнь авыллардан килгән укучылар өчен интернат оештырыла. Бу елларда мәктәптә укучылар саны 600 дән артып китә. Мәктәпкә Чүти, Хуҗа Хәсән, Олы Тәрбит, Байморза, Яңа Буа, Иске Буа, Мәлки, Кушкүл, Соравыл, Камыллы, Александровка, Чуаш Республикасының Новое Ишино авылыннан килеп белем алалар.
1977 ел −134 укучы мәктәпне тәмамлый, иң күп чыгарылыш елы. 1978 елда — 131 укучы тәмамлый.
1974-1978, 1979-1981 елларда Иске Тәрбит урта мәктәбе директоры булып Семенов Валерий Петрович эшли.
1978/1979 уку елында Мингалиев Минвәли Насретдин улы эшләп ала.
1981 директор итеп Овечкин Леонид Ефремович билгеләнә. Ул бу вазифада 1985 елга кадәр эшли.
1985 елда Иске Тәрбит мәктәбе каршында 92 номерлы Апас һөнәр училищесының (СПТУ № 92) филиалы эшли башлый. Беренче елны 29 ир-егет укырга керә. Урта белем аттестаты белән "Киң профильле механизатор белгечлеге " таныклыгы алып, алар 1987 елда училищены тәмамлый.
Икенче чыгырылыш 1988 (25 егет), өченче чыгарылыш (15 егет) 1991 елда тәмамлый. Инструкторлары — Федоров Михаил Иванович, Русов Виталий, укытучысы Степанов А. Е. була. Төп фәннәрдән мәктәп укытучылары укыта.
1991 елда СПТУ ябыла.
1985 елда М.К. Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта мәктәбенең директоры булып Васильев Анатолий Григорьевич билгеләнә. 2006 елны Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, «Ел җитәкчесе-1999» конкурсы җиңүчесе, 2011, 2014 елларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Иң яхшы мәктәп директоры», 2012 елда «Иң яхшы укытучы» гранты җиңүчесе була.
1999 елдан 2003 елга кадәр, мәктәп авария хәлендә булуы сәбәпле, уку дәресләре "Заря"колхозы идарәсе бинасында үткәрелә.
2002 елда Васильев А. Г. җитәкчелегендә өченче мәктәп төзелә башлый. Мәктәп Рим Халитов җитәкчелегендәге «Татглавинвестстрой» заказы буенча генераль директоры Ирек Закиров булган «Татагропромстрой» ачык акционерлык җәмгыяте төзүчеләре тарафыннан җиткерелә. Ике катлы, 162 урынга исәпләнгән мәктәп, 24 урынлы балалар бакчасы белән 2003 елда ачыла. Яңа мәктәп — белем бирү комплексын ачу тантанасында Татарстан Президенты М. Ш.Шәймиев катнаша.
2007 елда Иске Тәрбит урта мәктәбе, «Мәгариф» өстенлекле илкүләм проекты кысаларында РФ Президенты грантына дәгъва белдереп, миллионер мәктәп булуга ирешә. Табигый ки, мондый дәрәҗәгә лаек булу өчен уңышларның да зурдан булуы кирәк. Укучылар да, укытучылар да республика, Россия күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда, олимпиадаларда җиңү яулый, спорт ярышларында алдынгы урында була.
2011 елда Демьянова Елена «Татфондбанк» үткәрә торган «Авылның 100 сәләтле баласы» дигән социаль акциядә лауреат булып, уку елы дәвамында ай саен мең сум акчага ия булды.(Җитәкчесе Павлова Г. М.)
2015 елда республика, регионара олимпиадаларда җиңү яулаган Петухова Евгения РФ Президенты премиясенә лаек булды һәм 30000 сум акчалата бүләккә ия булды. (Җитәкчесе Васильева Р. Н.)
Нәтиҗәле хезмәтләре өчен мәктәп директоры Васильев А. Г.(1988), укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән математика укытучысы Семенова Г. А. (1994), тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән математика укытучысы Скворцова Г. И. (1993), татар теле һәм әдәбияты укытучысы Павлова Г. М. (1993), башлангыч сыйныф укытучысы Иванова Нина Ивановна (1994) «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» исеменә лаек булдылар.
Рус теле укытучысы Русова Л. А., татар теле укытучысы Павлова Г. М. «Мәгариф» гомумроссия өстенлекле милли проекты кысаларында 100 мең сумлык премиягә ия булдылар.
2011- 2014 елларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Васильева Р. Н., рус теле һәм әдәбияты укытучысы Федорова Н. В. икешәр ел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Елның иң яхшы укытучысы» конкурсында Грант оттылар. Болар барысы да — мәктәп директоры Васильев А. Г., урынбасарлары Семенова Г. А., Скворцова Г. И., Русова Л. А.ларның тынгысыз хезмәт җимешләре. Халык күңелендә алар эзләнүчән, заман сулышын тоеп эшли торган җитәкчеләр булып калырлар.
2017 елдан мәктәп директоры булып яшь, энергияле укытучы Акрымов Артур Александрович эшли башлады.
2022 елдан 2026 елга кадәр Бөтен Россия буенча үткәрелә торган мәктәпләргә капиталь ремонт ясау федераль программасы Иске Тәрбит мәктәбенә дә кагылды. «Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү» программасы нигезендә, 2022 елның февраленнән сентябренә кадәр мәктәпкә 64 млн.сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Фасад төрле төсләр белән металлосайдингтан эшләнде. Тәрәзәләр тулысынча пластикка алыштырылды. Брусчаткадан җиренә җиткереп бина тирәли отмостка ясалды. Җиһазлар кайтарылды. Ашханәдә ремонт тиешле стандартларга, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирерлек итеп башкарылды.
«Мәктәпләргә зур капиталь ремонт» Халык программасы инициаторы - «Бердәм Россия» Бөтенроссия партиясе. Шуңа бәйле рәвештә эш визиты белән ремонт эшләре барышы белән танышу өчен, мәктәпкә Дәүләт Думасы депутаты Топилин Максим Анатольевич килде.
Заказчы: «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ Дир. Н.Р. Ситдитков
Генераль подрядчы:» Стройсервис " ҖЧҖ Дир. И. Р. Мингалиев
Субподрядчы "Вика" ҖЧҖ төзелеш фирмасы
Мәктәп директорлары Назаров Алексей Назарович (1932—1940), (1945—1951) Иванов Тимофей Иванович Яковлев Александр Яковлевич Налимов Иван Валерьянович Романов Евсей Романович Краснова Мария Викторовна (1943—1945) Яковлев Александр Яковлевич (1951—1956) Галеев Мансур Гарипович (1956—1974) Семенов Валерий Петрович (1974—1978), (1979—1981) Мингалиев Минвәли Насретдин улы (1978—1979) Овечкин Леонид Ефремович (1981—1985) Васильев Анатолий Григорьевич (1985—2017) Акрымов Артур Александрович (2017-)
Төрле елларда хезмәт иткән укытучылар Сергеев Николай Сергеевич — рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1938—1960) Зайцев Михаил Анисимович — математика укытучысы (1938—1940, 1945—1958) Яковлев Филипп Яковлевич — физика укытучысы (1935—1939) Майоров Иван -рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1937—1939, 1945—1946) Иванов Тимофей Иванович — тарих укытучысы (1936—1939) Иванова А. Д. — башлангыч сыйныф укытучысы (1936—1939) Андреев Кузьма Андреевич — математика укытучысы (1938—1957) Хисамиев Акрам Шарафутдинович — математика укытучысы (1939—1941) Галеев Хәнәфи — татар теле һәм әдәбияты укытучысы (1939—1942) Сурнаева Матрена Ильинична — тарих укытучысы (1942—1945) Захарова Александра Степановна — тарих укытучысы (1942—1945) Егоров Андрей Никитович — хәрби җитәкче (1942—1944) Данилова Анфиса Дмитриевна (1942—1945) Филиппов М. Ф. -рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1945—1947) Минкин Варсонофий Сергеевич — рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1927—1932, 1949—1955) Евграфов Павел Евграфович — НВП (1942—1944) Андреева Ефросинья Дмитриевна — башлангыч сыйныф укытучысы (1938—1957) Галеев Мансур Гарипович — математика укытучысы (1956—1975)