Чусовой, Чусавай«Jaꞑalif» журналы, 1929 () — Пермь краенда урнашкан шәһәр, Чусовой районының административ үзәге.
Халык саны — 46 740 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 71 203 кеше. (2010).
География Шәһәр Чусовая елгасы өстендә, Пермьдан 226 километр төньяк-көнчыгышрак урнаша. Свердловск тимер юлының Чусовская тимер юл станциясе.
Тарих XVI гасырдан Камасино исеме астында таныш. Бистәнең алдагы үсеше Пермь — Камасино (Чусовская) — Түбән Тагил — Екатеринбург тимер юлы (1874 елда төзелә) һәм металлургия заводы төзелеше (1894—1898 еллар) белән бәйле.
1923 елдан — Чусовой районы үзәге.
1926 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.
1933 елда шәһәр статусын ала.
Халык 1897 1926 1931 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 ~1 000 ~18 000 ~32 000 ~43 000 60 658 58 202 56 447 57 874 51 615 46 740
Милли состав (2002): руслар — 91,3%, татарлар — 4,7%, украиннар — 0,9%.
Икътисад Металлургия заводы, агач эшкәртү комбинаты.
Тимер юл транспорты ширкәтләре, төзелеш материалларны ясау ширкәтләре, азык-төлек сәнәгатенең предприятеләре.
Татар матбугаты 1935—1938 елларда шәһәрдә «Udarnik» («Ударник») гәҗите нәшер ителгән. Югары уку йортлары Урал дәүләт техника университетының филиалы.
Танылган шәхесләр
Рәшит Сәйбаталов, Куйбышев, Төньяк тимер юллары башлыгы.
Галерея
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар Чусовой «Минем шәһәр» энӟиклопедиясендә
Төркем:Пермь крае шәһәрләре Төркем:Пермь крае район үзәкләре