Кыркаентүбә – Татарстан республикасының Актаныш районында урнашкан авыл. Агыйделнен кушылдыгы Шәбез елгасы буенда урнашкан. 1997 елда 118 кеше яши, тулысынча татарлар. Авыл халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Географиясе Кыркаентүбә Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 291 чакрым, ә район үзәге Актаныштан көньяк-көнбатышка таба 23 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарихы Минзәләдән 40 чакрым ераклыкта Шәбез елгасы каршында Енәй волостеның (1866 елдан - Байсар волосте) Канбар төбәсе авылы. Кыркаентүбә яшәүчеләр саны турында 1795 ел мәгълүматларе юк. 1816 елда 3 йортта ир-ат җенесле 15 башкорт, 80 типтәр яши. 1834 елда 20 башкорт була. 1848 елда 4 йортта — 25 башкорт, 46 йортта — 212 типтәр, 1859 елда — хәрби дәрәждәдәге 171 кердәш, 1902 елда 94 йортта хәрби дәрәждәдәге 142 кердәш исәпкә алына. 1905 елда 93 йортта 550 кеше була; 1912 елда 541 кеше яши, барсы да типтәр дип языла.

Халык саны

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 97 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 100%.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Атаклы кешеләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Фидаил Мәҗитов, яшь язучы Васил Мәҗитов, Татарстанның атказанган терлекчесе Рая Зарипова, биология фәннәре кандидаты Солтанов Мифтах (1903-1939), Березнәк каласы төзелеше батыры, Ленин ордены кавалеры Ренат Мәҗитов, Почет Билгесе ордены иясе Искәрмәләр

Чыганаклар