Фәридә Рәшит кызы Корбангалиева (1979 елның 27 августы, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — татар журналисты, Татарстан телерадиокомпаниясе (1998—2007), Россия-1 телеканалында «Вести» тапшыруы (2007—2014), Азатлык радиосы (Радио Свобода, Прага) (2018 елдан) алып баручысы.
Биография
Фәридә Корбангалиев 1979 елның 27 августында Казанда татар гаиләсендә туа. 2001 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 1998—2007 елларда «Татарстан» телерадиокомпаниясендә башта корреспондент, аннан махсус корреспондент булып эшли. «День взаймы» тапшыруын алып барган.
2007 елның 10 апреленнән «Россия» телеканалының Идел буенда үз хәбәрчесеКорпункт РТР в Поволжье возглавила тележурналист Фарида Курбангалеева. 2007—2014 елларда Россия-1 телеканалында «Вести» тапшыруы алып бара. 7 май 2007 елның июленә кадәр Михаил Антонов белән бергә кичке чыгарылышны, 2008 елның сентябреннән 2014 елның октябренә кадәр көндезге чыгарылышны алып барган.
2014 елда телетапшырулар алып баручы Максим Шәрәфетдинов белән бергә, Беренче бөтендөнья сугышында татар солдатларының катнашуына багышланган, «Незаметные герои Неизвестной войны» фильмында (авторы һәм режиссеры Денис Красильников) алып баручы булып чыгыш ясый.
2015 елда «Война непрощённых» фильмында фильмында алып баручы буларак катнаша. 2016 елда ире белән бергә кардиохирург Ринат Акчуринның юбилеена багышланган «Близко к сердцу» документаль фильмы чыгара.
2018 елдан Прагада Азатлык радиосы (Радио Свобода) алып баручысы.
2024 елның 19 июнендә Росфинмониторингның «террорчылар һәм экстремистлар реестры»на кертелгәнДанил Садыков. Журналистку из Казани Курбангалееву признали экстремистом. АиФ Казань, 19.06.2024.
Гаиләсе Кияүдә, ире Денис Красильников — режиссер-документалист. Ике кызы (Софья, Адель) барПрограмма «Вести»: Замуж с первого взгляда.
Бүләкләр
«День взаймы» тапшырулар циклы өчен «Ел дебюты» номинациясендә Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм» премиясе (2001); Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы дипломы (2007 ел) — Татарстан Республикасында әдәбият һәм сәнгать елын уздыруда нәтиҗәле хезмәттәшлек өченВ Казани наградили журналистов, освещающих события культурной жизни Татарстана; Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты (2010 елның 31 марты) — Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе эшчәнлеген яктыртуда актив катнашканы өчен.
Сылтамалар
Могу сказать, что почти все мои городские ровесники-татары — те, чье детство пришлось на 1980-е, — это поколение языковых инвалидов 22.05.2022 «Из меня стирали мою идентичность, как её стирали из других так называемых нацменьшинств». 12.08.2024
Искәрмәләр
Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Россия журналистлары Төркем:«Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләре Төркем:Россиядә «чит ил агентлары» дип танылган шәхесләр