Аксубай районы (, ) — Татарстан Республикасысоставындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Ул республиканың көньягында, Кама аръягы икътисади районында урнашкан. Административ үзәге - Аксубай шәһәр тибындагы поселогы. Республикада чуваш халкы татар һәм руслардан күпчелекне тәшкил иткән бердәнбер район. Аксубай муниципаль районы икътисадның авыл хуҗалыгы секторы өстенлек иткән районнар төркеменә керә. Җитештерү секторы азык-төлек сәнәгате һәм төзелеш материаллары предприятиеләре, шулай ук эшкәртү производствосындагы кайбер кече предприятиеләр белән тәкъдим ителгән. Районда алты нефть ятмасы ачылган, ләкин күпчелек очракта бу авыр чыгарыла торган, югары күкертле нефть. Географиясе Аксубай муниципаль районы Казаннан 180 км, Нурлат тимер юл станциясеннән 58 км һәм Чистай шәһәре пристаненнан 85 км ераклыкта? төбәк әһәмиятендәге автомобиль магистралендә урнашкан. Ресурс белән җитәрлек тәэмин ителеш (руда булмаган файдалы казылмалар, урман, җир ресурслары) бар. 2015 елга район мәйданы 1439,2 км2 тәшкил иткән. Республиканың Чистай, Яңа Чишмә, Чирмешән, Нурлат һәм Алексеевск районнары белән чиктәш. Үзәге Аксубай шәһәр тибындагы поселогы (революциягә кадәрге чыганакларда, җирле чиркәү исеме буенча, Троицкий буларак телгә алына). Район климаты уртача континенталь. Ул җылы җәй (июль — 18,6 °С) һәм тотрыклы кар катламы булган уртача салкын кыш белән характерлана. Район Идел аръягы түбәнлегенең көнчыгышында, кече елгаларның аз урнашкан үзәнендә урнашкан. Рельефның биеклеге уртача 160-180 метр; иң түбәне 74 м (Олы Сөлчә елгасы буе), иң биеге — 223 м (Олы Чирмешән һәм Чишмә елгалары арасында). Территориянең зур өлеше Кече Сөлчә һәм Кече Чирмешән, Зур Сөлчәнең уң кушылдыклары арасында урнашкан. Герб һәм флаг Герб 2005 елның 20 декабрендә расланган һәм Россиянең Дәүләт геральдика регистрына кертелгән. Ул районның мәдәни, тарихи һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра. Кояш тирәсендә урнашкан, канатлары белән бере берсенә кагылучы өч көмеш күгәрчен район территориясендә өч халыкның: чуашларның, татарларның һәм русларның тыныч һәм гармонияле яшәвен символлаштыра. Көмеш төс чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы. Алтын кояш Аксубай районын үзенчәлекле җир, бай гореф-гадәтләр буларак күрсәтә, анда яшәүчеләр ата-бабаларының истәлеген саклыйлар һәм ата-аналар турында кайгырталар. Кояш-уңдырышлылык, хакыйкать, риясызлык, дан символы. Өч төстәге кыр район икътисадының юнәлешләрен символлаштыра: нефть, игенчелек, терлекчелек. Бер үк вакытта алар еллык игенчелек циклын да күрсәтәләр. Алтын төс уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы. Кызыл төс батырлык, көч, хезмәт, матурлык дигәнне аңлата. Күк төс намус, рухият символы. Яшел төс табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше, яңарыш символы. Флаг герб нигезендә эшләнгән, киңлеге 2: 3 булган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт. Тарихы
Район территориясендәге беренче кешеләр елганың иң түбән яр буйларында урнашкан ачык җирлекләрдә яшәгәннәр, терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнгәннәр, алар үзләреннән соң басуларда күп санлы курганнар калдырганнар. Курганнарның берсе Аксубайга Чистай ягыннан, «Аксубай» һәм «Иске Кирәмәт» совхозлары чигендә урнашкан. Аксубай районы чикләрендә табылган борынгы кешеләрнең башка стоянкалары Заря һәм Акташ бистәләре янында урнашкан, аларның яше якынча 30 мең. Безнең эрага кадәрге II меңъеллык ахырындагы бура архитектурасы һәйкәлләренә Яңа Үзи каберлеге, Иске Тимошкино курганы, Түбән Баланды авылы һәм Беловка авылы керә. Татар Сөнчәлесе шәһәрчеге («Кыз тау») VII гасырга — һуннар басымы астында Европа халыкларының Азиядән европага күченеше чорына карый. Районда бу мәдәниятнең археологик һәйкәлләре өч урында. Районда имәнкискә кабиләләренә караган тимер игенчелек кораллары табыла. VIII гасыр ахырында районда болгар кабиләләре килеп төпләнә. Аксубай районы территориясе Идел буе Болгары составына, соңрак — Алтын Урда составына керә. Аксубай районы Идел Буе Болгарының иң үзәгендә урнашкан. Әлеге дәүләтнең башкаласы булган Биләр, районнан 25-30 км ераклыкта урнашкан. Идел буе Болгары дәвере район тарихында иң күп кеше яши торган чор. Галимнәр һәм җирле туган якны өйрәнүчеләр әлеге район территориясендә 11 шәһәрчек, 67 тораклык, 1 каберлек, 5 кабер ташы эпиграфияләре һәм 1 төрле әйберләр хәзинәсен табалар. Батый хан гаскәрләренең 1236 елда килүе төбәктә халык таралышы структурасын үзгәрткән мөһим этап була. Шул вакыттан тораклыклар саны кими. Алтын Урда чорында районда шәһәрчекләрнең һәм торакларның аз өлеше генә урнашкан. Нык икътисади нигез һәм хәрби көч булган шәһәрләр генә торгызылган. Галимнәр фикеренчә, ике болгар чорына Барено-Рус, Яңа Мокшино Савгач шәһәрлекләре керә. XIV гасыр ахыры — XV гасыр башы Алтын Урданың таркалу процессында торак пунктлар саны кимегәндә борылыш чоры була. 1361 елда Тимур гаскәрләре һәм ешайган ушкуйниклар бәрелешеннән соң (1370, 1396, 1431 еллар) халыкның төп өлеше иминрәк төбәкләргә — Кама алды һәм Идел алды регионнарына күченгән. Элек Идел буе Болгары перифериясе дип саналган бу территорияләрдән күпләп халык күченү нәтиҗәсендә яңа дәүләт булган Казан ханлыгының үзәк өлешенә әверелгәннәр. X гасырдан башлап каберлекләрне археологик казу күбесенчә мөселман җирләү ысулы турында сөйли: каберләрдә кешеләр Мәккәгә, көньякка таба йөзе белән җирләнгән. Казан ханлыгын Рус дәүләтенә кушканнан соң, Иван Грозный хакимияте астында, бөтен Кама аръягындагы рус булмаган халыкларны христианлаштыру башлана. Тарихчылар мәгълүматларына караганда, 1740 елдан алып 1764 елга кадәр генә дә 300 мең чуаш христиан диненә күчерелә. Аксубай районында Аксубай, Илдирәк һәм Янурыс авылларына нигез салган өч бертуган булган Аксубай, Илдирәк һәм Янурыс турында риваять сакланып калган. Аксубай авылына XVII гасырның икенче яртысында нигез салына. 1771-1773 елларда сакланып калган документларда Аксубай авылы Казан губернасы Чистай өязенең Иске Ибрай волостена керә. XVIII гасыр ахырында волость үзәге Иске Ибрайдан Аксубайга күчерелә — шул рәвешле Аксубай волосте оеша. Совет чоры 1920 елга кадәр район территориясе Казан губернасының Чистай өязенә, 1920-1930 елларда ТАССРның Чистай кантонына карый. Кантоннар 1930 елда бетерелә, Аксубай районы 1930 елның 10 августында оеша. Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. Мәсәлән, 1963 елның 1 февралендә район бетерелә, аның территориясе Октябрь районына китә. Ләкин 1965 елның 12 гыйнварында аны яңадан торгызалар. 1950 нче елларда республикада милли халыкларны руслаштыру һәм мәктәп аша рус телен көчләп тагу буенча актив сәясәт алып барыла, шуның аркасында 1956 нчы елда Аксубай авылында директив күрсәтмә буенча барлык чуаш педучилищеларын да ябалар. Чуаш телен һәм әдәбиятын укыту бары тик егерме елдан соң гына торгызыла. Авыл торак пунктларына килү һәм китү буенча адреслы кәгазьләрнең өзек талоннары мәгълүматлары буенча, узган елларда халыкның шактый өлеше шәһәргә күчәргә тырышуы күренә. Шул ук вакытта Аксубай районында халык саны кимү проценты республика буенча караганда югарырак булган. Гомумән, бу начар социаль шартлар белән аңлатыла. Мәсәлән, районда табиб-педиатрлар белән тәэмин ителеш 1985 елда 10 мең кешегә 0,6-1 кеше тәшкил иткән (РСФСР да бу коэффициент 4,6 кеше тәшкил иткән).НАРТ. Р1296. Оп 18. Д.1268. Л. 124 г. Медицина мәгълүматлары буенча, ул вакытта халыкның яртысы диярлек (42 %) табибларның системалы күзәтүеннән башка калган, бу исә бер яшькә кадәрге балаларның үлемендә чагылыш тапкан. 1945 елда төбәктә нефть табылган, һәр скважинаның җитештерүчәнлегенә бәя тәүлегенә 10-20 тонна булган. 1991 елда СССР таркалганнан соң, Татарстан Россия составыннан чыгарга һәм бәйсезлек алырга омтыла. 1992 елда референдум үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Дәүләт суверенитетын игълан итә. Әмма төбәк Россия составында суверен республика хокукларында калырга карар итә. Шул ук вакытта Татарстан мөстәкыйль социаль-икътисади сәясәт алып бара башлаган, республика составында районнар зур бәйсезлек алган. Халык саны
Район Татарстанда чуаш халкының максималь өлеше белән характерлана һәм халык саны буенча иң зур милләт татар һәм рус булмаган бердәнбер район булып тора. 2013 ел башына 44,3 % - чуашлар, 38,5 % — татарлар, 16,6 % — руслар һәм 0,6 % — башка милләт вәкилләре тәшкил иткән.
Милли составы Милләт 1970Мустафин М.Р., Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (экономико-географический справочник). — Казань, 1994. 1979 1989 2002 2010Национальный состав населения Республики Татарстан чуашлар 45,1 % 44,4 % 44,0 % татарлар 38,7 % 39,6 % 38,2 % 38,5 % 38,5 % руслар 16,5 % 16,2 % 16,2 % 16,5 % 16,8 % Районда туган күренекле кешеләр Сәләм Алишев (1929–2015) — тарихчы-галим, тарих фәннәре докторы, ТР атказанган фән эшлеклесе. Гали Динмөхәммәтов (1892–1951) — дәүләт эшлеклесе. Ефрем Еллиев (1907–1942) — чуаш язучысы. Илгиз Зәйниев (1987) — драматург, режиссер. Илдус Камалов (2006), спортчы (көрәш), Россиянең спорт мастеры (2025), Россия (2026) һәм Татарстан (2026) чемпионы. Равил Кузюров (1973) — ТР урман хуҗалыгы министры (2018 елдан). Радик Сабиров (1979—2026), журналист, галим, филология фәннәре кандидаты (2004), баш мөхәррир. Роза Гомәр кызы Сәхабетдинова (1953), педагогика ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы. Хәсән Туфан (1900–1981) — мәшһүр татар шагыйре. Әнвәр Хәйри (1947) — татар галиме, исламият белгече, язучы, тәрҗемәче, текстолог.
Идарә-җир төзелеше Аксубай муниципаль районында 1 шәһәр һәм 20 авыл җирлеге һәм аларның составындагы 79 торак пункт бар.Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года N 12-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования „Аксубаевский муниципальный район“ и муниципальных образований в его составе» Шәһәр шартларында (Аксубай штп) район халкының 34,26% ы яши. 2008 елның маеннан башлап район башлыгы булып Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, индустриаль бистәдә туган Камил Гилманов тора. Ул агроном-мелиоратор булып эшләгән, 2005 елдан 2008 елга кадәр «Вамин» филиалын — «Вамин Аксу» агрофирмасын җитәкли. Аксубай шәһәр тибындагы поселогы Беловка авыл җирлеге Емелькино авыл җирлеге Карасу авыл җирлеге Кәкрекүл авыл җирлеге «МЮД» авыл җирлеге Яңа Аксубай авыл җирлеге Яңа Ибрай авыл җирлеге Яңа Кармәт авыл җирлеге Савруш авыл җирлеге Иске Ибрай авыл җирлеге Иске Илтерәк авыл җирлеге Иске Кармәт авыл җирлеге Иске Кыязлы авыл җирлеге Иске Татар Әдәмсуы авыл җирлеге Иске Тимошкино авыл җирлеге Иске Үзи авыл җирлеге Сөнчәле авыл җирлеге Трудолюбово авыл җирлеге Урмандәй авыл җирлеге Шәрбән авыл җирлеге Икътисады Аксубай районы Татарстанның муниципаль берәмлекләренең аутсайдерлары рәтендә. Аксубай районының хуҗалык комплексы төрле факторлар йогынтысында урнашкан, алар арасында аның географик хәле һәм территорияне тарихи үзләштерү үзенчәлекләре дә бар. Регион Кама аръягы икътисади зонасы составына керә һәм Татарстан Республикасының көньяк өлешендә урнашкан. Икътисади яктан бу зона — нефть чыгаруга, төгәл машина төзелешенә, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә һәм эшкәртүгә юнәлгән индустриаль-аграр район. Аксубай районы халкының җан башына туры килгән төп капиталга инвестицияләр күрсәткече Татарстанның Кама аръягы икътисади зонасы буенча иң түбән күрсәткечләрнең берсе булып тора, ул республика буенча уртача күрсәткечтән 4 тапкыр калыша. Сәнәгате