Вакыйгалар 21 гыйнвар — Казанда беренче чуаш гәзите «Хыпар» чыга башлый. 21 февраль — Ырынбурда Вакыт гәзитенең беренче саны чыга. 15 март — «Роллс-Ройс» ширкәте теркәлә. 23 июль — беренче осетин телендәге газетаның («Ирон газет») беренче номеры чыга. 20 август — Русия империясендә беренче карагруһчылар оешмасы рәсмиләшә. 12 сентябрь — «Азат халык» газетасы ябыла, аның мөхәррире Галиәсгар Камал мәхкәмә алдында җавап тота. 10 октябрь — Уфада Зыя Камали «Галия» мәдрәсәсен ача. 10 декабрь — Тынычлык Нобель премиясе Теодор Рузвельтка бирелә (американ сәясәтчесе, АКШ президенты). 22 декабрь — Казанда беренче публик татар спектакле күрсәтелә.

Туулар

3 гыйнвар — Сәет Шәрәфиев, 1943-1950, 1957-1959 елларда Татарстан АССР хөкүмәте рәисе. 15 февраль — Муса Җәлил, татар шагыйре, сугыш каһарманы. 19 февраль — Александр Ключарев, композитор. 29 март — Тамара Ханым, биюче, ССРБ халык артисты. 6 июнь — Әсгать Айдар, шагыйрь. 12 июнь — Дмитрий Шостакович, совет композиторы. 12 июнь — Ләбиб Гыйльми, татар язучысы. 15 июнь — Абдулла Гомәр, тәрҗемәче. 23 июнь — Вольфгаң Көппен, алман язучысы. 29 сентябрь — Габдрахман Минский, язучы. 25 октябрь — Яныш Ялкайн, чирмеш язучысы. 1 ноябрь — Сара Садыйкова, татар композиторы. 6 ноябрь — Никон Егоров, полковник, космонавтлар укытучысы. 12 ноябрь — Хәбиб Юнич, Кытай Төркестандагы сәясәт эшлеклесе, педагог һәм журналист. 19 декабрь — Леонид Брежнев, 1964 елдан 1982 елга кадәр ССРБ җитәкчесе. 24 декабрь — Джеймс Чейз, инглиз детективлар язучысы.

Вафатлар

1 апрель — Коста Хетагуров (Хетæгкаты Къоста), осетин әдәбиятына нигез салучы. 19 апрель — Пьер Кюри, физик, химик. Физика өлкәсендә Нобель премиясе иясе (1903). 5 июль — Жюль Бретон, француз рәссамы. 30 ноябрь — Галимәтелбәнат Биктимерия, мәгърифәтче. 10 декабрь — Əхмəт Хөсəенов, татар меценаты.

Төркем:1906 ел Төркем:Еллар