Вакыйгалар

9 гыйнвар — та «Канлы якшәмбе». 29 гыйнвар — Казанда җирле РСДРП бүлеге тар-мар ителә. 14 июль — Оклахома индеецлары Секуах штатын төзү турында игълан итәләр, ләкин АКШ Конгрессы аны танымый. 2 сентябрь — Санкт-Петербургта беренче татар газетасы чыга башлый. 17 октябрь — Николай II Дәүләт Думасына канун чыгару хокукын биргән Манифестны имзалый. 29 октябрь — Казанда беренче татар газетасы «Казан мөхбире» чыга. 3 ноябрь — Финляндия автономиясе торгызыла. 27 ноябрь — Җаек шәһәрендә «Фикер» газетасының беренче саны чыга.

Туулар

15 гыйнвар — Шәйхи Маннур, язучы. 19 гыйнвар — Сәгыйть Агиш, язучы, шагыйрь, балалар язучысы. 26 февраль — Закир Сафин, актер, режиссер. 5 март — Һәдия Дәүләтшина, башкорт язучысы. 9 март — Николай Баскаков, төрки халыклар белгече. 25 март — Абдулла Әхмәт, язучы. 26 апрель — Хәлимә Булатова-Терегулова, музыка белгече. 1 май — Әхмәт Исхак, татар шагыйре. 11 май — Михаил Шолохов, рус, совет язучысы. 15 май — Нур Баян, татар шагыйре. 21 май — Галия Кайбицкая, җырчы. 21 июнь — Жан-Поль Сартр, француз фәлсәфәчесе, язучы. 5 август — Салих Баттал, татар шагыйре. 12 сентябрь — Борис Шульгин, Советлар Берлеге каһарманы, генерал-лейтенант. 7 декабрь — Фатыйх Бәхтиев, агроном, селекция белгече 25 декабрь — Газиз Иделле, язучы.

Вафатлар

24 март — Жүл Верн (Jules Verne), француз язучы-фантаст.

Төркем:1905 ел Төркем:Еллар