Христофо́р Колу́мб (, , ; 1451 елның көзе, Җенова (бер фараз буенча) — 1506, 20 май, Вальядолид, Испания) — испан диңгезчесе һәм сәяхәтчесе. 1492 елда Европа колонизаторлары өчен Американы «ачу» белән танылган.
Колумб рәсми рәвештә беренче булып Атлантик океанны корабта кичә һәм европалылар арасында беренче булып Кариб диңгезедә була. Ул Багама архипелагының үзәк өлешен тәшкил иткән барлык Зур Антиль утрауларын ача. Шулай ук Кече Антиль утрауларының да бер өлешен (Доминик утравыннан алып Виргиния утрауларына кадәр), Тринидадны һәм Кариб диңгезендәге күпсанлы вак утрауларны ачуга ирешә.
Колумб Америка ярларына барлыгы 4 сәяхәт кыла: Беренче сәяхәт (3 август, 1492 — 15 март, 1493). Икенче сәяхәт (25 сентябрь, 1493 — 11 июнь, 1496). Өченче сәяхәт (30 май, 1498 — 25 ноябрь 1500). Дүртенче сәяхәт (9 май, 1502 — ноябрь, 1504).
Тарих 1493 ел 4 гыйнвар — Христофор Колумб Европадан Америкага юл башлады. 25 сентябрь — Колумб Америкага икенче сәяхәтен башлый.
Шулай ук карагыз
Төркем:География белән бәйле шәхесләр Төркем:Диңгезчеләр