Бу терминның башка аңламнары да бар, Луизиана (мәгънәләр) битен карагыз. Луизиа́на (ингл. Louisiana; фр. Louisiane; исп. Luisiana) – АКШ көньягында урнашкан штат. Берлеккә кергән 18нче штат. Башкаласы – Батон-Руж шәһәре, иң зур шәһәр – Яңа Орлеан. Гомуми мәйданы 134 182 км² (АКШда 31 урын). Халык саны 4,469 млн кеше (22 урын). Рәсми атама – пеликаннар штаты. Француз патшасы Людовик XIV исеме буенча штатка андый исем куштылар.
Көнбатышта Луизиана Техас белән, төньякта Арканзас белән, көнчыгышта Миссисипи белән чиктәш. Көньякта штат территориясе Мексика култыгы белән чикләнгән.
Кызыклы фактлар Луизиана штатында Бритни Спирс туган. Штат халкының 5 %-ының туган теле – француз теле.
Сылтамалар Рәсми сайт Луизиана тарихы
*