Вакыйгалар 8 гыйнвар — Шарль де Голль Франция президенты итеп сайлана. 17 июль — президенты Д. Эйзенхауэр «Әсир милләтләр турындагы» канун имзалый. Шул көннән алып июль аеның өченче атнасында Әсир милләтләр атнасы билгеләнә. 3 ноябрь — Казан телестудиясенең беренче тапшырулары эфирга чыга. 29 декабрь — Никита Хрущев КПСС ҮК пленумында «перспективасыз авыллар»ны бетерү башлангычы белән чыга. Казаноргсинтез төзелеше башлана.

Туулар

1 гыйнвар — Салават Гыйләҗетдинов, татар рәссамы. 5 гыйнвар — Әскәр Айтматов, Кыргыз Республикасы тышкы эшләр министры (2002-2005). 24 февраль — Фәрит Вәлиуллин, рәссам-монументчы, Тукай премиясе (2016). 2 март — Гафур Каюмов, драматург. 18 март — Люк Бессон, француз кинорежиссёры, сценарист һәм продюсер. 19 март — Гамил Әсхәдулла, «Мунча ташы» татар эстрадасы театрының сәнгать җитәкчесе. 29 март — Рөстәм Абязов, музыкант, дирижёр, оркестр җитәкчесе, Тукай бүләге иясе. 8 май — Азат Хөсәенов (1959), баянчы, композитор, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1998). 27 май — Ранис Газизов, «Юлдаш» газетасының баш мөхәррире, танылган журналист һәм нашир. 1 июнь — Надежда Кадышева, җырчы, РФ халык артисты. 3 июнь — Айрат Фазылҗанов, табиб, галим. 13 июнь — Клаус Йоһаннис, Румыния президенты (2014), милләте - алман. 26 июнь — Асаф Вәлиев, җырчы (баритон), ТР-ның халык артисты. 5 август — Зөфәр Хәйретдинов, татар җырчысы, композитор. 18 август — Газинур Морат, татар шагыйре. 25 август — Равил Гайнетдин, Мәскәү җәмигъ мәчете имам-хатибы. 7 сентябрь — Салават Исхаков, тарихчы. 1 октябрь — Рәшит Минһаҗ, татар журналисты. 7 октябрь — Әлфәт Закирҗанов, әдәбият галиме, фән докторы. 17 октябрь — Әнис Галимҗанов, татар галиме. 4 декабрь — Игорь Щетинин, рәссам, Тукай премиясе (2016).

Вафатлар

29 гыйнвар — Әсгать Айдар, татар шагыйре. 16 март — Хәбибулла Ибраһимов, драматург, композитор. 17 май — Фазыл Исхаков, төрки телләр белгече, филология фәннәре докторы. 9 ноябрь — Шәриф Сүнчәләй, Башкортстанда мәгариф системасын оештыручы татар галиме туа.

Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларыhttp://gabdullatukay.ru/tat/index.php?option=com_content&task=category&sectionid=29&id=72&Itemid=81 Габдрахман Әпсәләмов, татар язучысы. Николай Провоторов, артист. Рөстәм Яхин, татар композиторы. Мансур Мозаффаров, татар композиторы. Фәхри Насретдинов, татар җырчысы.

Чыганаклар

Төркем:1959 ел Төркем:Еллар