Семён Семёнович Якубов (1947 елның 17 июле, Курган, Курган өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — совет һәм россия инженер-конструкторы, спортчы-автоузышчы, КамАЗ топ-менеджеры (1976 елдан), «КАМАЗ-мастер» автоузыш командасына нигез салучы, «Ефәк юлы» халыкара ралли-рейдына нигез салучы, Владимир Чагин экипажында штурман сыйфатында Дакар раллиенда 5 тапкыр җиңүче.

Россиянең атказанган спорт мастеры, халыкара класслы спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры, Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры, Татарстан Республикасының атказанган тренеры. Ике тапкыр дөнья Кубогы иясе, «Дакар» раллиенда биш тапкыр җиңүче, ралли-рейдлар буенча Россия чемпионы.

Биография Семён Якубов 1947 елның 17 июлендә Курган өлкәсенең Курган шәһәрендә туаЛица Зауралья. ЯКУБОВ Семён Семёнович..

Курган машина төзелеше институтын инженер-конструктор белгечлеге буенча тәмамлаганЛица Зауралья. ЯКУБОВ Семён Семёнович.. Курган машина төзү заводында хезмәт эшчәнлеген җыю цехы мастеры вазыйфасында башлый, аннары хәрби пехота машинасын сынау цехы башлыгы урынбасары була.

1976 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килеп КамАЗ төзелешендә катнаша. 1976 елда — җыю һәм сынаулар цехы башлыгы, ә 1977 елдан 1980 елга кадәр — двигательләр заводы җитештерү башлыгы. Беренче дәүләт бүләге — «Хөрмәт Билгесе» ордены, 1981 елда «КамАЗ» автомобиль җыю заводының баш инженеры сыйфатында КамАЗның икенче чиратын эшләтеп җибәргән өчен.

1985 елда Алабугада төзелә торган «КамАЗ» двигательләр заводы директоры була. 1987 елда, КПСС Үзәк Комитетының сәнәгать бүлеге тәкъдиме буенча, «КамАЗ» фәнни — техник үзәге директоры итеп билгеләнә, анда 1995 елга кадәр эшли, үзәк төзелешен тәмамлап, заводның конструкторлык бүлекчәсе эше өчен барлык кирәкле шартларны тәэмин итә. 1996 елдан «КамАЗ» ААҖ генераль директорының үсеш буенча киңәшчесе. Төп эш белән бер үк вакытта үз инициативасы белән КамАЗ җитәкчелеге ярдәме белән 1988 елда «КамАЗ-мастер» исемен алган спорт командасын оештыра.

1995 елдан башлап, КАМАЗ фәнни-техник үзәгенең торгызылуын тәмамлап, ул үзен спорт командасы җитәкчесе буларак тулысынча спорт эшчәнлегенә бирә. 2004 елда команданың спорт-техник базасын төзүгә рөхсәт бирелә, турыдан-туры проектлауда катнаша һәм спонсорларны һәм партнерларны объектны финанслауга җәлеп итә.

2007 елгы «Дакар» раллиенда бер джипны узып киткән чакта Чагин, Якубов һәм Савостин йөк машинасы ташларга бәрелә һәм әйләнеп каплана. Чагин баш миен тетрәндерә һәм кабинада кысылып кала. Савостин умыртканың компрессион сынуын алган. Якубов кулын сындыра, муенына һәм тезенә зыян сала, әмма табиблар килгәч, эвакуациядән баш тарта һәм авария урынында имгәнгән автомобиль янында кала.

2009 елның декабрендә Семён Якубов 2010 елда Дакар раллие стартына чыгарга һәм үз спорт карьерасында нокта куярга карар кылды. Әмма табиблар белән киңәшләшкәннән соң Якубов раллида штурман сыйфатында катнашудан баш тартырга мәҗбүр була.

2009 елдан Семён Якубов яңа «Ефәк юлы» халыкара раллиен оештыруны җитәкли.

Галерея

Спорт казанышлары

Дакар раллида катнашучы: 1990, 1991, 1992, 1994, 1995, 1996, 1998, 1999, 2000, 2001, 2002, 2003, 2004, 2005, 2006, 2007, 2009, 2010, 2011, 2012 Париж раллида катнашучы: Пекин 1992 Мастер-Раллида катнашучы: 1995, 1997 «Казачий круг» раллида катнашучы: 2006

Ралли Тунис призёры: 1997 Ралли Дакар призёры: 1999 Ралли «Дезерт Челендж» призёры: 2000

Мастер-Ралли Җиңүчесе: 1996 Ралли «Дезерт Челендж» җиңүчесе: 1999, 2001, 2002 Ралли Дакар җиңүчесе: 2000, 2002, 2003, 2004, 2006 «Баха Италия» җиңүчесе: 2000 Ралли Тунис җиңүчесе: 2000 Ралли «Тихий Дон» җиңүчесе: 2003 Ралли «Калмыкия» җиңүчесе: 2005

Юлдан тыш ралли буенча дөнья Кубогы иясе: 1996, 2000

Бүләкләр һәм исемнәр

IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены», 2010 елның 7 июне; Батырлык ордены № 497732, 2005 елның 15 марты; Почет ордены, 2001 елның 23 июле; Дуслык ордены, 1996 елның 19 октябре; Кызыл Байрак Хезмәт ордены, 1991 елның 12 апреле; Халыклар Дуслыгы ордены; Хөрмәт Билгесе ордены, 14 сентября 1981 года; «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, 2005 елның 30 июне; «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены, 2009 елның 23 гыйнвары; «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан), 2006 елның 20 гыйнвары; Россиянең атказанган спорт мастеры, 2003 елның 6 феврале.

Фильмнар

Семен Якубов — Курс Личности, 2008 г Семен Якубов. Штурман по жизни Фильм Лилии Вьюгиной, 2012 Груз победы, 2009 год, режиссер Роман Газенко КАМАЗ-Мастер. Русский Дакар. По ту сторону медали. Реж. О. Клочков, В. Луцкий, 2005 г Семен Якубов. Дорогою мечты. Реж. Г. Филичкина, 2012 г.

Шелковый путь: сделано с любовью. Реж. Г. Филичкина, 2012

Искәрмәләр

Сылтамалар

Официальный сайт команды «КАМАЗ-мастер» Семён Якубов 60 лет Семену Якубову — создателю команды победителей Якубов: завершить карьеру в Америке правильнее

Шулай ук карагыз Кама автомобиль заводы КамАЗ-мастер

Төркем:Яр Чаллының шәрәфле ватандашлары Төркем:Россиянең атказанган тренерлары Төркем:Татарстан спортчылары Төркем:Шәхесләр:КамАЗ Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Курганда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1947 елда туганнар Төркем:17 июль көнне туганнар Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Русия) кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Батырлык ордены кавалерлары Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр