Эрнест Абдулла Улы Вәлиев (1950 елның 7 апреле, Яңа Камай, Әгерҗе районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты рәисенең беренче урынбасары.
Биография Эрнест Вәлиев 1950 елның 7 апрелендә Яңа Камай авылында (Татарстанның Әгерҗе районы) туган. 1967 елдан алып 1968 елга кадәр Ижау механика заводында электромотчы булып эшли. 1968—1970 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә«Единая Россия» официальный сайт Партии/Кто есть кто.
1974 елда «хокук белеме» белгечлеге буенча Свердловск юридик институтын тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң Төмән өлкәсе прокуратурасына җибәрелә. Стажер булып эшли, соңрак Тубыл районара прокуратурасы тикшерүчесе итеп билгеләнә. 1976 елда Юрга районы прокуроры итеп билгеләнә, 1981 елда Тубыл районы прокуроры итеп билгеләнә. 1985 елда судларда гражданнар эшләре каралуга күзәтчелек буенча Төмән өлкәсе прокурорының өлкән ярдәмчесе итеп билгеләнә. 1988 елдан 1993 елга кадәр Төмән өлкәсе прокурорының беренче урынбасары булып эшли, 1993—2007 елларда Төмән өлкәсе прокуроры вазыйфасын башкара.
2007 елның 2 февралендә Россия Федерация Советы карары белән Э. А. Вәлиев Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары итеп билгеләнә.
2010 елның октябрендә Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары итеп билгеләнә. Губернатор урынбасары вазыйфасында 2011 елның декабренә кадәр эшли.
2011 елның декабрендә VI чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасына сайлана. «Бердәм Россия» партиясе исемлекләре буенча Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган, куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитетында эшләгән.
2016 елның сентябрендә янәдән VII чакырылыш РФ Дәүләт думасына сайлана, 185 нче номерлы Төмән бермандатлы округы буенча депутат итеп сайлана, «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан тәкъдим ителә.
Закон чыгару эшчәнлеге 2011 елдан 2019 елга кадәр, VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында 64 закон чыгару инициативасы һәм федераль закон проектларына төзәтмәләр авторы була.
Бүләкләр
Почёт ордены, 2005 ел IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены, 2008 «РФ атказанган юристы» мактаулы исеме, 2000 «Прокуратураның Мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе», 1991 «Прокуратура ветераны» медале, 2010 «Төмән өлкәсенең Мактаулы гражданины» исеме, 16.06.2016 РФ Президентының Мактау грамотасы, 2010 РФ Президентының Рәхмәт хаты, 2013 Исемле утлы корал белән бүләкләнгән, 2001 РФ ФҖ Федерация Советының Мактау грамотасы, 2007 ФҖ Дәүләт Думасының Мактау грамотасы РФ, 2015 РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисенең Рәхмәт хаты, 2007 «Фидакарь хезмәт өчен» күкрәк билгесе, 2008 I дәрәҗә «Законга тугрылык өчен» аерым хөрмәтләү билгесе, 2009 «Федерация Советы. 15 ел» медале, 2009
Искәрмәләр
Төркем:Бердәм Русия фиркасе әгъзалары Төркем:РФ атказанган юристлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Әгерҗе районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1950 елда туганнар Төркем:7 апрель көнне туганнар