Кашапова Рузилә Кашаф кызы (25.10.1947, Түнтәр - 2.11.2002, үлем урыны билгесез, Түнтәрдә җирләнгән) — җирле үзидарә эшлеклесе, СССР Югары Советы депутат.
Хезмәт юлы 1966 елда Чепья урта мәктәбеннән урта белем алып чыга. 1966-1968 - Түнтәр авыл мәдәният йорты директоры, 1968-1969 - «Дружба» колхозында сыер савучы, 1969-1989 - Урта Көшкәт авылы халык депутатлар советыының башкарма комитеты рәисе, 1989 елдан - секретаре 1970 елдан Советлар Берлеге коммунистик фиркасе әгъзасы 1974 елда 404 номерлы Кукмара сайлау округыннан СССР Югары Советының тугызынчы чакырылыш (1974-1978) Берлек Шурасы депутаты итеп сайланды, Канунбирү тәкъдимнәр комиссиясе әгъзасы булды.Депутаты Верховного Совета СССР. 9 созыв. Издание Президиума Верховного Совета СССР. — М., 1974. — 550 с., 203 бит
Катнашкан чаралар 1978 елда укытучыларның өченче Бөтенсоюз съезды, 1980 елда Мәскәүдә Татарстан Республикасының 60 еллыгы уңаеннан үткәрелгән Татарстан көннәре.
Искәрмәләр
Чыганаклар Р.Зарипов «Тирән тамырлы Түнтәрем», 2008 Г.Мөхәммәтшин һ.б. «Балтач энциклопедиясе» / Кашапова Рузилә Кашаф кызы (Р.Зарипов туплаган материал) 1 том, 2010
Шулай ук кара КПССның Татарстан өлкә комитеты
Төркем:ССРБ Югары Шурасының Берлек Шурасында ТАССРдан депутатлар Төркем:Шәхесләр:ТАССР Төркем:Балтач районында туганнар