Өммегелсем Камалова (1889 — 1957) — татар җәмәгать эшлеклесе.

Биографиясе 1889 елны Чистай шәһәрендә Закир ишан гаиләсендә дөньяга килә.

Төпчек кыз үз апалары һәм якында яшәгән Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова белән гыйлемне үз өйләрендә үзләштерә башлый. Әл-Әзһәр университетында укып кайткан абыйсы Ибраһим Камалов традицион фәннәрдән тыш кызларга география, биология, тарих укыткан.

1908 елда Казанның Котова гимназиясен тәмамлау турында аттестат ала.

Шуннан соң Петербургка физика-математика бүлегенә укырга керә.

Гөлсем Камалова 1912 елда вакытында Төркиягә төрек солдатларына ярдәмгә бара, «» (госманлы чоры төрек "Кызыл ай") хәрби лазаретында шәфкать туташы була. Төрле җәмгыятьләр аларның чыгыш ясауларын үтенәләр. 12 ноябрьдә «» чакыруы буенча оештырылган очрашуда «Петербургтан килгән Кәбир Бәкер, Шәриф Әхмәтҗан, Фатих Рәхимов һәм „Türk Yurdu“ мөдире Йосыф әфәнде Акчура катнашты», — дип яза Фатих Кәрими. Гөлсем Россиядәге уку тәртипләре, мәгариф юлындагы хәрәкәт хакында сөйли.

«» төрек хатыннарының феминист җәмгыятенә баргач алган тәэсирләре хакында «Болар хакында һәммәсен язсам, диңгезләр кара, җир йөзе кәгазь булса да җитмәс… Ишектән без барып кергәч, һәммәсе аякка калыктылар вә алкышлап безне каршыладылар…» — дип яза.

Гөлсем Камалова милли азатлык көрәшендә актив катнаша. Ул яшьтән үк татар зыялылары Хөсәен Ямашев, Гаяз Исхакый, Фоат Туктаровлар белән аралаша. 1913 елда Гөлсем Камалова Абдулла Акчуринга кияүгә чыга.

Гөлсем Камалова-Акчурина 1957 елда Казан шәһәрендә вафат була. Ул татар зиратына күмелә.

Хәтер Өммегөлсем Камалованың язмышы турында Роза Туфитуллова «Язмыш җиле» романын иҗат итә. Әлеге роман 2020 елда «Gūlsǔm» (Гөлсем) исеме белән Төркиядә Евразия Язучылар Берлегенең «Бәнгү» китап нәшриятында Анкарадагы китап күргәзмәсендә төрекчәгә тәрҗемә ителгән татар китабы тәкъдим ителде. Мәдәни Җомга, 10.03.2020 төрек телендә Рушания Алтай. Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» әсәре «Гөлсем» исеме белән төрекчә дөнья күрде. Татар-информ, 7.03.2020, 2023 елда «Goulsoum» (Гөлсем) исеме белән Франциядә француз телендә (тәрҗемәчесе — Кристоф Тронтин) басылып чыккан. татарча (2019/2022) @ Казан утлары төрекчә (2020) русча (2021) французча (2023)

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Төркем:Шәхесләр:Санкт-Петербург Төркем:Шәхесләр:Балкан сугышлары Төркем:Чистайда туганнар Төркем:Казанда вафатлар Төркем:Татар милли хәрәкәте шәхесләре Төркем:Татар феминизм эшлеклеләре Төркем:Казанның Яңа бистә зиратында җирләнгән шәхесләр