Ингрида Шимоните (, 1974 елның 15 ноябре, СССР, Литва ССР, Вильнюс) — Литва сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, 2020 елның 11 декабреннән Литва премьер-министры. 2009—2012 елларда Литва финанс министры. 2009 елгы сайлауларда «Ватан берлеге — Литва христиан демократлары» фиркасеннән Литва президентлыгына кандидат булган.
Тәрҗемәи хәле 1974 елның 15 ноябрендә Вильнюста туган. икътисад факультетын «бизнес-идарә итү» өлкәсендә бакалавр дәрәҗәсе белән тәмамлаган (1996), МВА дәрәҗәсен Швеция икътисад мәктәбендә алган.
1997—2001 елларда Литва финанслар министрлыгының салым бүлегендә эшли. 2004—2009 елларда — финанс министрлыгы секретаре. 2013 елда Литва банкының идарә рәисе урынбасары итеп билгеләнә. Вазыйфаи бурычларны башкару белән беррәттән Халыкара мөнәсәбәтләр һәм сәяси фәннәр институтында икътисадны, шулай ук ISM менеджмент һәм икътисад университетында дәүләт финансларын укыта. Вильнюста районы сайлау округы буенча Сейм депутаты итеп сайлану сәбәпле, 2016 елның 31 октябрендә отставкага китә.
2018 елның 4 ноябрендә партиясеннән 2019 елда Литва Президентын сайлауда кандидатлар праймеризында көндәше дипломат узып, 78,71 % нәтиҗә белән җиңү яулый.
Baltijos tyrimai компаниясе 2018 елның 9—26 ноябрендә үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, Шимонитеның Президент рейтингы 18,7 % тәшкил итә һәм үсә бара. Әмма ул 23,2 % нәтиҗәсе булган Гитанас Науседадан калышаPrezidentinių reitingų staigmenos: nejudinamas lyderis jau tuoj gali pasikeisti.
2020 елның октябрендә парламент сайлауларында Шимоните җитәкләгән «Ватан берлеге — Литва христиан демократлары» партиясе җиңгәннән соң, 2020 елның 25 ноябрендә Литва президенты Гитанас Науседа үзенең (шул ук көнне үз көченә кергән) указы белән Ингрида Шимонитены Литва премьер-министры итеп билгели.
Шәхси тормышы Кияүдә түгел, балалары юк. Литва, инглиз, рус, поляк телләрен камил белә.
Сылтамалар Ингрида Шимоните. Персональный сайт
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз
Төркем:Вильнюс университетын тәмамлаучылар Төркем:Литва сәясәтчеләре Төркем:Литва премьер-министрлары Төркем:Хатын-кызлар — дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары