Бу шагыйрь турында мәкалә, тел галиме турында моннан укыгыз
Искәндәр Абдуллин, Искәндәр Рубин улы Абдуллин (әдәби Нури Бурнаш, 1975 елның 4 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — шагыйрь, Россияле язучылар берлеге әгъзасы (1999 елдан). Казан консерваториясенең фәлсәфә һәм гуманитар фәннәр кафедрасы рус әдәбияты тарихы укытучысы (2002 елдан), доцент. Шигырь-хикәяләрен рус телендә язаНури Бурнаш. Татарстанское отделение Союза российских писателей.
Тәрҗемәи хәле 1975 елның 4 мартында Казанда күренекле музыкантлар гаиләсендә туган. Казанның 39нчы инглиз мәктәбен, Казан дәүләт университетының филология факультетын (1998), Казан финанс-икътисад институтын (2005) тәмамлаган.
Татарстанның тышкы икътисади элемтәләр министрлыгында министр киңәшчеләре төркемендә эшләгән. «Эфир» телеканалының «Пассаж» радиосында директор вазифасын башкарган, «Стоп-кадр» авторлык программасын алып барган. «Интертат.ру» сайты журналисты булып хезмәт иткән.
2002 елдан Казан консерваториясендә укыта. Рус әдәбияты тарихы курсын алып бара.
Иҗаты Беренче шигырьләр тупламасы 13 яшендә (1988) матбугатта басылып чыга. Казанда булганда, җырчы Эдуард Трескин аны Нури Бурнашның шигырьләре белән таныштыра, күренекле рус шагыйре уңай рецензия бирә, «Вечерняя Казань» газетасындагы беренче шигырь тупламасына кереш сүз язарга ризалашаТворческий вечер казанского поэта Нури Бурнаша.
Шигырь-хикәяләре Нури Бурнаш алмашаты белән «Вечерняя Казань», «Казанские ведомости», «Казань», «Идель» газета-журналларында басыла. Нури Бурнаш алмашатын (псевдоним) әтисенең бабасы Кырым татары укытучы Нури Казинов (Нури Вәли Мәмүтказинов) исеменнән һәм әнисенең әтисе Вафа Бурнашев (язучы Фәтхи Бурнашның туганнан-туган энесе) фамилиясеннән алган.
«Двадцать одно» (К., 1997), «Графика» (К., 2009) — шигырьләр, «Чагынский словарь», «Седьмая пятница» чәчмә әсәрләр җыентыкларының авторы. 1999 елдан әгъзасы. Рус телендә иҗат итә. Н. Бурнашның шигъриятендә киң интеллект һәм үткен акыл, юмор һәм ирония сизеләЛюдмила Пахомова. Поэт и время. elabuga.com, 20.11.2017. Шигырьләре татар һәм алман телләренә тәрҗемә ителгән. Фестивальләрдә катнаша, республика шигъри слэмы җиңүчесе (2015).
1993—2000 елларда КДУ каршындагы Altera Pars әдәби-фәлсәфи җәмгыятен, 2001—2009 елларда «Колесо» иҗат берлеген җитәкли.
«Лица» журналы (2000—2003) һәм Казан консерваториясенең «Камертон» газетасы редакторы (2004 елдан). «Созвездие - Йолдызлык» конкурсының жюри әгъзасы (2004—2008).
Гаиләсе Әтисе ягыннан әбисе Саре Нури Абдуллина (Мәмүтказинова) ― Казан дәүләт финанс-икътисад институты профессоры, бабасы Кәбир Абдулла улы Абдуллин – электротехникум укытучысы булып эшләгән.
Әтисе Рубин Абдуллин, Казан консерваториясе ректоры. Әнисе Әлфия Бурнашева, Казан консерваториясе профессоры, махсус фортепиано кафедрасы мөдире Бурнашева Эльфия Вафовна. Сайт КГК. Әнисенең әтисе Вафа Бурнашев – татар язучысы Фәтхи Бурнашның туганнан-туган энесе.
Хатыны Юлия, И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы укытучысы. Кызлары Элина, Анна, София, Алисаның белем алулары музыка белән бәйле.
Әдәбият Сөмбел Таишева. Нури Бурнаш алмашаты астында («Маска» Нури Бурнаша). Гаилә һәм мәктәп, 2021 ел, № 2, 4-9нчы бит.
Сылтамалар Абдуллин Искандер Рубинович. Сайт КГК имени Н. Г. Жиганова Нури Бурнаш. «Идел» журналы Моны да карагыз Саре Абдуллина (әбисе) Рубин Абдуллин (әтисе) Фәтхи Бурнаш (туганы)
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Татарстан шагыйрьләре Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Филологлар Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Казан дәүләт консерваториясе