Вакыйгалар 10 апрель — Чаллыда шәһәр һәм КамАЗ төзелеше тарихы музеен ачу турында карар кабул ителә. 22 май — Цейлон яңа конституцияне кабул итә һәм бәйсез Шри-Ланка җөмһүрияте буларак игълан ителә. 17 июнь — АКШ Япониягә Окинава утравын кайтаралар. 17 июнь — АКШ-да Уотергейтс низагы башлана. 17 июль-17 август — Казанда Research and Development - USA (АКШта эзләнүләр һәм эшкәртмәләр) күргәзмәсе уза. 2 август — Мисыр һәм Ливия бер дәүләткә берләшү турындагы килешүне имзаладылар. 26 август — Мюнхенда XX Олимпия уеннары ачылды.
Туулар
6 гыйнвар — Булат Гильванов, рәссам. 11 гыйнвар — Аманда Пит, АКШ кино актрисасы. 12 гыйнвар — Дилбәр Булатова, татар язучысы, публицист (Башкортстан). 18 гыйнвар — Алиса Галләмова, шаһматчы. 19 март — Ренат Вәлиуллин, Татарстан дәүләт эшлеклесе, фән кандидаты. 30 апрель — Айдар Хәбетдинов, тарихчы-галим. 23 июнь — Зинедин Зидан, Франция футболчысы. 1 июль — Фәнис Җиһанша, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының артисты, Татарстанның атказанган артисты. 18 сентябрь — Озан Чолаглу, мәшһүр төрекләр композиторы. 22 октябрь — Лилия Фәттахова, шагыйрә, прозаик, язучы. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2019 елдан). 11 декабрь — Искәндәр Сираҗи, журналист. 22 декабрь — Ванесса Паради, Франциянең кино актрисасы, шансон җырчысы, фотомодель.
Вафатлар
Александр Алемасов, 1937 елның июль-сентябрь айларында ТАССР эчке эшләр халык комиссары. 1937-1942 елларда ВКП(б)-ның Татарстан өлкә комитеты 1-нче сәркатибе. Татарстанда массакүләм сәяси репрессияләрне оештыручыларның берсе. 1 гыйнвар — Шакир Мөхәммәтҗанов, рәссам-график. 17 гыйнвар — Газиз Мөхәммәтшин. татар язучысы, драматургы. 29 март — Сәгыйть Исәнбаев, татар әдәбият галиме. 30 март — Александр Ключарев, композитор. 24 апрель — Ибраһим Гафуров, драма актеры. 6 июнь — Якуб Агишев, татар әдәбият галиме, әдәби тәнкыйтьче. 18 сентябрь — Аллаһияр Вәлиуллин, татар композиторы. 19 октябрь — Ярми Сәете, БАССР халык чәчәне. 4 ноябрь — Петр Шафранов, Советлар Берлеге Каһарманы, генерал-полковник. 25 декабрь — Мансур Абдрахманов, татар фәлсәфәчесе.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Фатих Хөсни, татар язучысыhttp://gabdullatukay.ru/tat/index.php?option=com_content&task=category§ionid=29&id=80&Itemid=81. Шәүкәт Галиев, татар шагыйре.
Чыганаклар
Төркем:1972 ел Төркем:Еллар