Мансеһра Шив Гыйбадәтханәсе ул Пакистанда хәзер дә булган Һинд дине гыйбадәтханәләрнең иң борынгысы. Гыйбадәтханәгә кимендә 2000 елдан 3000 елга кадәр ел. Гыйбадәтханә Пакистанда Хайбер Пахтунхвада Мансеһрадан 15 км ераклыкта Читти Гатти авылында урнашкан. Гыйбадәтханәдә ел саен Шиваратри фестиваленә бөтен Пакистаннан һәм чит илдән халык килә. Тарихы Археологик өйрәнү буенча хәзер гыйбадәтханә торган урында Һинду гыйбадәтханәләре торган һәм гыйбадәтханә эчендә Шива Лингам бик борынгы һәм аңа кимендә 2000 ел.Report on Antiquities of the Mansehra Region, based on Joint Research by UNESCO and the Hazara University, Dhodial-Mansehra Campus, 2007 Гыйбадәтханәне 1830-ынчы елларда тугърылык гамәле буларак Джамму раджасы төзекләндергән булган.Hazara District Gazetteer 1883-84, Lahore: Govt of the Punjab, 1884, p. 179 1947-48 елларда гыйбадәтханәне кайбер кешеләр көчләп тартып алган һәм законсыз куллана башлаган. Алар шулай ук бу урында гыйбадәтханәне мөһерләгәннәр. 1948 елдан 2008 елга кадәр гыйбадәтханә мөһерләнгән һәм калдырылган булган. Гыйбадәтханәгә 1998 елга кадәр Һиндулар керә алмаган. 1998 елда Һиндулар гыйбадәтханәдә янә дога кыла башлаганнар. Шуннан соң гыйбадәтханәне Пакистан Һиндулары өлешчә төзекләндергән. Галерея
Шулай ук карарга мөмкин Чуррио Җабал Дурга Мата Гыйбадәтханәсе Пакистанда Һинд дине Искәрмәләр
Төркем:Һинд дине Төркем:Шиваизм Төркем:Һинд дине гыйбадәтханәләре Төркем:Әлифба буенча гыйбадәтханәләр