Хәдичә Гыйниятова (1937 елның 4 гыйнвары Хадича Гыйниятова. ВКонтакте ― 2021 елның 7 гыйнвары) — җырчы (меццо-сопрано, сопрано), педагог. ТАССРның атказанган артисты (1974). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003).
1964 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый (Валентина Лазько классы). 1962-1994 елларда — Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында солисты булып эшли. 1994-2009 елларда — Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында укытучы (доцент, 1999). Казан консерваториясендә 2009 елдан алып вокал сәнгате кафедрасында белем бирә.
2021 елның 7 гыйнварында Казанда вафат Музыкальная общественность Республики Татарстан понесла большую утрату. Татарский театр оперы и балета имени Мусы Джалиля (facebook). Әтнә районы Югары Көек авылында җирләнгән.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Педагог һәм җырчы Хәдичә Гыйниятова вафат Татар-Информ. 11.01.2021
Моны да карагыз
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт консерваториясе укытучылары Төркем:Опера җырчылары Төркем:ТАССР атказанган артистлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Сопранолар Төркем:Шәхесләр:Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры