Саламык күле — Татарстанның Лаеш районында урнашкан күл. География Саламык күле - чыгышы белән карст процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән сулык. Татарстанның Лаеш районында Саламык авылы янында урнашкан. Текә ярлы озынча формалы күл. Күлнең озынлыгы 1880 м, максималь киңлеге 180 м. Су өсте көзгесенең мәйданы 19,8 гектар. Уртача тирәнлеге 4 м, максималь 9 м.Справочник водных ресурсов Гидрология Күлнең күләме 800 мең м³. Җир асты сулары белән тотрыклы туена. Суы сары төстә, исез, катылыгы 1 ммоль/л дан кимрәк, минерализациясе 64 мг/л, үтә күренмәлеге 80 см. Суның тибы гидробонатлы кальций. Язын кар эрегән вакытта, Саламык күлендә су биеклеге арта һәм аның көньяк чигеннән инеш агып чыга.

Онлайн - энциклопедия Tatarica Хуҗалык тарафыннан файдалану Су яткылыгы терлекләргә су эчерү, үсемлекләргә су сибү һәм балык тоту өчен кулланыла. Татарстан АССР Министрлар Советының 1978 елның 10 гыйнварындагы 25 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644 номерлы карары белән региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл дип танылган.

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии Тышкы сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча күлләрТөркем:Лаеш районы күлләреТөркем:Татарстан табигый һәйкәлләре