Барый Әшрәпов, Барый Әшрәп улы Әшрәпов (ӘшәрәповРауза Хәйретдинова. Гомер сәхнәсе (истәлекләр, хатирәләр). Казан: ТКН, 2006, 32-33нче бит. ISBN 5-298-03947-2, 1922 ел, РСФСР, Татарстан АССР, Мамадыш кантоны, Ишки ― 1982 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― драма актеры, Минзәлә дәүләт драма (1950―1953 елларда), Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия (1953―1982 елларда) театрлары артисты, Татарстан АССР атказанган артисты (1976)Әшрәпов Барый Әшрәп улы. Тәрҗемәи хәле
1922 елда Татарстан АССР Мамадыш кантоны (хәзерге Мамадыш районы) Ишки авылында туган.
Мамадыш педагогия училищесын (1939 елда), Татар театр техникумын (1950 елда) тәмамлаган. 1940 елда хәрби хезмәткә чакырылган. Монголия Халык Республикасында хезмәт иткән. 1941―1946 елларда – взвод командиры. 1946―1947 елларда ― Татарстан АССР Тәкәнеш (1963 елдан Кукмара) районы Кәркәүч авылы җидееллык мәктәбендә укытучы.
1947―1950 елларда Казанда Татар театр техникумында укый. 1950―1953 елларда Минзәлә колхоз – совхоз (1957 елдан дәүләт) театрында хезмәт итә. 1953 елдан вафатына кадәр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйный. Башкарган рольләре Кочкарев ― «Өйләнү» (Николай Гоголь) Сәйфетдин ― «Яшь йөрәкләр» (Фәтхи Бурнаш) Лепорелло ― «Таш кунак» (Александр Пушкин) Сибгат, Бәдри ― «Галиябану» (Мирхәйдәр Фәйзи) Шәкерт ― «Зәңгәр шәл» (Кәрим Тинчурин) Байтирәк ― «Кыю кызлар» (Таҗи Гыйззәт) Гариф ― «Серле моң» (Риза Ишморат) Шәехмирза ― «Американ» (Кәрим Тинчурин) Гаделша ― «Ике килен-килендәш» (Хәй Вахит) Ашрапов Бари Ашрапович. kino-teatr.ru һ. б. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1976 ― Татарстан АССР атказанган артисты Искәрмәләр
Әдәбият Ильтани Илялова. Әшрәпов Барый Әшрәп улы // И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Биобиблиографик белешмәлек. ― К.: ТКН, 1996, 144нче бит. ISBN 5-298-00708-2 Сылтамалар
Әшрәпов Барый Әшрәп улы // Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Казан: ТКН, 2005. ISBN 5-298-00708-2 Моны да карагыз
Төркем:Татар артистлары Төркем:Минзәлә театры актерлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Мамадыш педагогия училищесын тәмамлаучылар