Терегулов Әхмәтҗән Хөсәен улы (5 июнь 1896 ел — 9 март 1977) — хәрби эшлекле. 1922-1923 елларда Башкортстан АССР-ының хәрби комиссары. Беренче дөнья, Ватандашлар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы. Полковник. Ленин ордены кавалеры (1967).

Биографиясе Әхмәтҗән Хөсәен улы Терегулов 1896 елның 5 июнендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе Каргалы (хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы Югары Каргалы) авылында туган. Чыгышы белән касыйм татарлары морзалары Терегуловлар нәселеннән.

1919 елдан 1-нче Башкорт укчылар дивизиясенең штаб начальнигы булып хезмәт итә. 1919 елның июненнән 1-се Башкорт укчылар полкы командиры була.

1920-1921 елларда Башкорт аерым укчылар бригадасы белән командалык итә.

1922-1923 елларда Башкортстан АССР-ының хәрби комиссары вазифасын үти.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1977 елның 9 мартында Татар АССРның Казан шәһәрендә вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Ленин ордены (1967)

Сылтамалар

Тереғолов Ә. Ғ. Тереғоловтар // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Төркем:Благовар районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Русия ватандашлар сугышында катнашучылар Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Полковниклар (ССРБ) Төркем:Казанда вафатлар Төркем:1977 елда вафатлар Төркем:9 март көнне вафатлар Төркем:Уфа губернасында туганнар Төркем:1896 елда туганнар Төркем:5 июнь көнне туганнар Төркем:Татар хәрбиләре