Марат Рафаэл улы Йосыпов (3 июнь 1969 ел, СССР) - Татарстан Республикасының Атказанган табибы, «Саба үзәк район хастаханәсе» баш табибы.

Биографиясе Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый (1988 ел).

1985-1986 елларда - 6 нчы номерлы Казан шәһәр клиник хастаханәсенең урология бүлеге санитары.

1987 елдан 1988 елга кадәр - Казан ашыгыч медицина ярдәме станциясенең ашыгыч ярдәм фельдшеры.

1988 елдан 1989 елга кадәр - 6нчы номерлы Казан шәһәр клиник хастаханәсенең урология бүлегенең табиб-урологы.

1989-2003 елларда - Казан Республика клиник хастаханәсенең табиб-урологы.

2003 елдан 2014 елга кадәр - «Аксубай РҮХ» ДАССОның баш табибы.

2014 елдан 2016 елга кадәр - Норлат үзәк район хастаханәсенең баш табибы.

2016 елның июленнән - «Саба үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы.

Мактаулы исемнәре Татарстан Республикасының атказанган табибы

Чыганаклар Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру) - Юсупов Марат Рафаэлевич Төркем:Татарстан Республикасының атказанган табиблары