Марс Тукаев - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары, «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале иясе (2022).

Тәрҗемә-и хәле 1972 елның 26 маенда ТАССРның Әгерҗе районы Рыс авылында туган. Ике яшь тулгач гаиләсе Салагыш авылына күченеп китә.

Белеме 1989 – 2009 елларда В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында; 1992 – 1993 елларда Стамбул университетында, 1993 – 1999 елларда Анкара университетында белем ала. 1999-2003 елларда Хаджеттепе университетында аспирантура бүлеген тәмамлый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 елда - «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2012 елда - «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме 2012 елда - «2010 елда Бөтенроссия халкының санын алуны уздыруда керткән өлеше өчен» медале 2017 елда - Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале. 2022 - «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале

Искәрмәләр

Сылтамалар

Марс Рифкать улы Тукаев. Бөтендөнья татар конгрессы сайты Якташыбыз - Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев: "Хыялым - туган илемә хезмәт итү". Әгерҗе хәбәрләре, 2 август 2017

Моны да карагыз

Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале лауреатлары