Рифә Рахман, Рифә Фатхрахман кызы Харрасова-Сабирҗанова (1962 елның 18 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Мәмәшир) ― язучы, галимә, филология фәннәре кандидаты (2002). 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле 1962 елның 18 сентябрендә ТАССРның Кукмара районы Мәмәшир авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетның филология факультетын тәмамлый. «Мәгърифәт» газетасында журналист һәм баш мөхәррир ярдәмчесе булып та эшли. "Гаилә һәм мәктәп" журналында бүлек мөхәррире булып эшләгән.
2002 елда «Әдәби бәйләнешләр җирлегендә Гаяз Исхакыйның башлангыч чор прозасы (1895-1905)» дип исемләнгән кандидатлык диссертациясе яклаганРахман Рифә. Татарстан Язучылар берлеге.
1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Дистәдән артык шигырь һәм чәчмә әсәрләр китабы бар. 2024 елда Татарстан китап нәшриятында «Татар кызы» романы китап булып басылып чыкканГөлүзә Ибраһимова. Рифә Рахман «Татар кызы» дип аталган беренче романы турында: Вакыйгалар тормыштан алынды. Татар-информ, 7.08.2024.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Саҗидә Сөләйманова премиясе (2008) Фатих Хөсни премиясе (2012) Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы Гаяз Исхакый премиясе (2014) Җамал Вәлиди премиясе (2018) Саҗидә Сөләйманова премиясе (2025) ― «Синең җанга узсам» китабы өчен Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшырдылар. Татарстан Язучылар берлеге, 15.10.2025.
Искәрмәләр
Сылтамалар Рахман Рифә. Татарстан язучылар берлеге сайты Рифә Рахман: "Мәгариф" мөдире Ркаил Зәйдулланы һәрьяклап сындырырга тырышты". Наил Алан, Азатлык радиосы, 10 август 2017 Рифә Рахман прозасының иҗади үзенчәлекләре. Зөфәр Мөхәммәтшин, "Казан утлары". 09, 2017
Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Татар язучылары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Арча педагогия укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Татар журналистлары Төркем:Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары Төркем:Җамал Вәлиди премиясе лауреатлары Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Филология фәннәре кандидатлары