Резида Зарипова, Резида Фидай кызы Зарипова, кыз фамилиясе Зәйнетдинова (Резида Фидаевна Зарипова; 1974 елның 27 апреле, СССР, РСФСР, БАССР, Караидел районы, Сөендек) ― драма артисты, 1993 елдан Уфа «Нур» татар дәүләт театрының иҗади бүлегенең әйдәп баручы сәхнә остасыНаиля Искандерова. Культура и искусство: итоги и перспективные планы. «Вечерняя Уфа», 26.12.2023. Башкортстан Республикасының атказанган (2008) һәм халык (2023) артисты.
Тәрҗемәи хәле 1974 елның 27 апрелендә С Юбилеем поздравляем. СТД Республики Башкортостан ВКонтакте, 2.05.2024 Башкортстан АССР Караидел районы Сөендек авылында колхозчылар Рәйсә белән Фидай Зәйнетдиновларның җыр-моң яратучы гаиләсендә төпчек бала булып туганЗарипова Резида Фидаевна. Уфимский государственный татарский театр «Нур». Илфак абыйсы ― баянда, Венер ― гармунда оста уйнасалар, әтисе белән әнисе, апалары матур җырлыйлар. 58 яшендә әнисе, дүрт елдан әтисе вафат булганЗөһрә Исламова. «Тормышны яратып яшәргә кирәк!» «Кызыл Таң», 30.04.2024. 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң, авылда бер ел клуб мөдире булып эшләгән.
Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультеты актерлык бүлегенә укырга кергән. «Нур» татар театры өчен махсус җыелган беренче (республиканың төрле районнарыннан килгән, студент чактан ук театрда эшләгән 15 кешелек) төркемдә укыган Свое сердце дарю зрителям! «Уфимские ведомости», 8.05.2024. Студент чагында «Нур» театрында уйнаган беренче роле ― Гозәир Хаҗибәковның «Аршин мал алан» спектаклендәге Асия роле. Төркемдәшләре: Рушат Мөдәрисов, Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина, Эльмир Газизуллин, Айсылу Гомәрова, Лияна Хәертдинова һ.б.
1993 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын «драма театры һәм кино актеры» белгечлеге буенча тәмамлаганнан соң, «Нур» театрында эшли башлаганЭльвина Хәсәнова. Кабатланмас Резида. «Өмет», 27.05.2019.
Театр режиссеры Илдар Вәлиев, баш режиссер Азат Җиһаншин белән матур рольләр иҗат иткән.
«Хаҗи әфәнде өйләнә», «Иреңне миңа сат», «Балконнан төшкән мәхәббәт», «Американ», «Мәхәббәт тозагы» спектакльләренә музыкаль бизәлеш өчен җыр текстлары язган.
Рольләре Хәзерге рольләре Рәсиха ― «Әниемнең ак күлмәге» (Шәриф Хөсәенов) Наилә ― «Мин көтәм сине» (Дамир Сәлимҗанов; Марат Кәбиров тәрҗемәсе) Фәүзия ― «Ирекнең дә чиге бар» (Наил Гаетбай) Гыйльминур ― «Бер мәл шәһәрдә» (Мөдәрис Багаев) Өммия ― «Әлдермештән Әлмәндәр» (Туфан Миңнуллин) Галимәбану ― «Галиябану» (Мирхәйдәр Фәйзи) Әнисә ― «Мәхәббәт элмәге» (Илгиз Зәйниев)Наши спектакли. Уфимский государственный татарский театр «Нур»
Башкарган рольләре Сания ― «Кыйбла кая?» Аманулла Салисә ― «Мәхәббәт диңгезе» Фәнис Яруллин Асия ― «Аршин мал алан» Гозәир Хаҗибәков Таибә ― «Мәхәббәт кошлары» Илшат Йомагулов Кыек табан ― «Борын-борын заманда…» Аманулла Амаль ― «Күз яше фонтаны» С. Латыпова, Х. Фатыйхова Нәгыймә ― «Назлы кияү» Кәрим Тинчурин Зәрзәрия ― «Кичке табын» Мостай Кәрим Галия ― «Ай булмаса, йолдыз бар» Туфан Миңнуллин Садретдин ― «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи Гөлҗан ― «Сайрар кошым» Решат Нури Гүнтекин Исемсез хатын ― «Әниләр һәм бәбиләр» Туфан Миңнуллин Гармунчының сөйгәне ― «Чүлмәкче сере» Ә. Кәшфуллин Фәнүзә ― «Ябалак борылышында» Ф. Бигашев Крестьян ― «Исемсез йолдыз» Гөлҗиһан ― «Банкрот» Галиәсгар Камал Раушания ― «Игезәкләр» Әнгам Атнабаев Гафия ― «Ак калфак» Мирхәйдәр Фәйзи Убырлы карчык ― «Нурзадә һәм Нурсылу» И. Әлмөхәммәтов Зәмирә ― «Кулларымда тургай» Х. Иргалин Софья ― «Сагышларны басмый сулар да» Сабира ― «Безнең авыл артистлары, яки татарча дель-арте» Аманулла Нәфисә ― «Җизнәкәй» Хәбибулла Ибраһимов Римма ― «Мәхәббәт зилзиләсе» Эсфир Яһудин Нәҗибә ― «Иреңне миңа сат» Наил Гаетбай Камилә туташ ― «Хаҗи әфәнде өйләнә» Шәриф Камал Зөләйха ― «Су юлы» Нәҗип Асанбаев Рәсиха ― «Әниемнең ак күлмәге» Шәриф Хөсәенов Зөлфия ― «Балконнан төшкән мәхәббәт» Наил Гаетбай Фәягөл ― «Алты кызга бер кияү» Туфан Миңнуллин Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2008 ― Башкортстан Республикасының атказанган артисты 2023 ― Башкортстан Республикасының халык артисты ― югары һөнәри осталыгы һәм мәдәният һәм сәнгать үсешенә керткән зур өлеше өченУказ Главы Республики Башкортостан от 20.12.2023 N УГ-1146 О присвоении почетных званий Республики Башкортостан Торжественная церемония награждения прошла в рамках заседания Совета по культуре РБ. Министерство культуры Республики Башкортостан, 23.12.2023 2024 ― Станиславский көмеш медале (БР Театр әһелләре берлеге) В Уфе актриса театра «Нур» Резида Зарипова награждена медалью Станиславского. Башинформ, 29.04.2024
Шәхси тормышы 1994 елдан кияүдә. Ире Рәсим (Дүртөйле районы Манчар авылыннан) һәм улы Алмаз нефть өлкәсендә эшлиләрЗарипова Резида Фидаевна. Дворец культуры муниципального района Караидельский район, кызы Азалия.
Искәрмәләр
Сылтамалар Зарипова Резида Фидаевна. Уфимский государственный татарский театр «Нур» Зөһрә Исламова. «Тормышны яратып яшәргә кирәк!» «Кызыл Таң», 30.04.2024
Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Россия театр актрисалары Төркем:Татар артистлары Төркем:Башкортстан артистлары Төркем:Нур театры актерлары Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары