Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов (1950 елның 27 сентябре, Комыргуҗа авылы, Арча районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Әтнә муниципаль районы башлыгы (2005 елдан)
Тормыш юлы Габделәхәт Хәкимов 1950 елның 27 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы (1990 елдан Әтнә районы) Комыргуҗа авылында туаХакимов Габдулахат Гилумханович / nailtimler.com. 1970 елда хезмәт эшчәнлеген Арча районының Тукай исемендәге колхозында баш зоотехник булып башлый. 1972-1980 елларда — «Шахтер» колхозының баш зоотехнигы, рәис урынбасары, партком секретаре. 1979 елда «зоотехния» белгечлеге буенча Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлый. 1985 елдан 1990 елга кадәр «Тукай» совхоз-техникумы директоры була.
1990—1991 елларда — Әтнә район советы рәисе. 1991 елда Әтнә районы администрациясе башлыгы итеп билгеләнә. 2005 елның октябреннән Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы башлыгы — Әтнә район советы рәисе.
II чакырылыш (2000―2004) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Өйләнгән, ике кызы һәм улы бар.
Бүләкләр
IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденыПризнание заслуг ; «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале; «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены; Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре; Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Арча районында туганнар Төркем:Район башлыклары Төркем:Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Төркем:Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары