Шәрипова Гөлчәчәк Тәбрис кызы (28 апрель 1958 ел) — башкорт театр актеры, Башкортстан Республикасының халык артисты (2008). Биографиясе Гөлчәчәк Тәбрис кызы Шәрипова 1958 елның 28 апрелендә Башкорт АССРның Ишембай районы Кинҗәкәй авылында туган. 1986 елда Стәрлетамак шәһәрендә мәдәният техникумын тәмамлый. 1989 елдан бирле Салават башкорт дәүләт драма театры труппасында эшли.
Артистның бөтен иҗади тормышы Салават башкорт дәүләт драма театры белән бәйле. Гөлчәчәк Тәбрис кызы — моңлы жанрдагы җырчы, милли калоритлы, мелодраматик темпераментлы артист.
1993 елда Шәрипова Гөлчәчәк Тәбрис кызы Татарстанда Илһам Шакиров исемендәге «Татар җыры — 1993» конкурсында катнаша, анда лауреат һәм 1 премия иясе була. Спектакльләрдәге рольләре Шәүрә — «Шәүрәкәй» (М. Буранголов) Рәйсә — «Кояш булып калыгыз» (А. Папаян) Зөмәрә — «Мәхәббәт хакына» (Р. Байбулатов) Көнсылу — « Таштугай» (Ф. Бүләков) Галиябану — «Галиябану» (М. Фәйзи) Сәрвәр — «Башмагым» (Х. Ибраһимов) Абби — «Карама төбендә мәхәббәт» (Ю. О. Нил) Нәсимә — «Игезләр» (А. Атнабаев)А.Атнабаев «Игеҙәктәр» спектакле. Нәсимә-Г.Шәрипова, Хәким-И.Алтынбаев. 1996 йыл Гөлчәчәк — «Бәйләнчек» (Ф. Бүләков) Сажидә — «Хушыгыз» (Туфан Миңнуллин) Зөлхизә — «Упкын янында» (Н. Гаитбаев) Лилия — «Мәзәк хәлләр» (Р. Фатыхов, И. Ихсанов) Райля — "Яран — хушлашу чәчкәсе" (Ф. Бүләков) Алтынай — «Мин — хатын-кыз» (З. Атнабаева) Монолог — «Сугыш хатын-кыз чырайлы түгел» (С. Алексеевич) Зөләйха — «Өметемне өзмә» (Х. Иргалин) Мария — «Салават» (М. Кәрим) Хәдичә — «Үтереп китәм» (Н. Гаитбаев) Зарифа — «Үтте минем ак җәем» (Л. Станкова) Люция — «Парижда апрель» (Л. Станкова) Айсылу — «Зәйтүнгөл» (Н. Асанбаев, 2005) Сурия — «Хәл болай булды» (Т. Миңнуллин, 2006) Сажидә — «Он, Она и Я» (З. Хәким, 2007) Кар королевасы — «Мультляндия планетасына сәяхәт» (Я. Шәрипов, 2007) Сәгыйдә — «Ул кайтты» (Ә. Атнабаев, 2009) Ана — «Әнкәем» (С. Белов, 2009) Зарифа — «Бес в ребро» (М. Багаев, 2010) Хариза — «Чияле тау» (Н. Асанбаев, 2011) Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1999 ел), халык артисты (2008 ел). 1993 елда Шәрипова Гөлчәчәк Тәбрис кызы Илһам Шакиров исемендәге «Татар җыры — 1993» конкурсында лауреат һәм 1 бүләк иясе булды. 1995 елда «Дуслык җыры» фестивалендә (Нефтекама шәһәре) Гөлчәчәк Шәрипова беренче урынны яулый.
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Ишембай районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1958 елда туганнар Төркем:28 апрель көнне туганнар