Лилия Садриева, Лилия Яссир кызы Садриева (1962 елның 14 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Дусай) ― мәдәният хезмәткәре, шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2016 елдан). Мөслим районы «Үзәкләштерелгән китапханә» директоры (2011 елдан). БТК Мөслим бүлеге җитәкчесе. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2012).

Тәрҗемәи хәле 1962 елның 14 апрелендә Татарстан АССР Мөслим районы Дусай авылында җиде балалы гаиләдә туган. Әтисе Яссир, әнисе Фәридә Котдус кызы (Нәҗметдинова) – Халыклар Дуслыгы орденлы укытучы. Туганнары: Рәсим (Расыйм), Ләйлә, Рәсинә, Рәҗибә (иксесе дә бала вакытта вафат), Әлфия, Гөлфия. Лилия Яссир кызы Дусайда башлангыч, Баекта урта мәктәп, Казан дәүләт мәдәният институтының режиссерлар әзерли торган бүлеген тәмамлаган. Хезмәт юлын Баек мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып башлаган. Район үзәге Мөслимгә күчкәч, 1985―1986 елларда «Авыл утлары» газетасында корреспондент, 1986―2006 елларда Мөслим районы мәдәният бүлегендә инспектор, әйдәүче белгеч булып эшләгән. 2005 елның октябрендә Мөслим авыл җирлегенә депутат итеп сайлангач, Мөслим авыл җирлеге башлыгы урынбасары итеп билгеләнгән. 2011 елдан ― Мөслим районы «Үзәкләштерелгән китапханә» муниципаль учреждениесе директоры Садриева Лилия. ТР Язучылар берлеге Муслюмовская центральная библиотека. Историческая справка.

Иҗаты Шигырьләре районның «Авыл утлары», республиканың «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталарында, «Сөембикә», «Аргамак» журналларында дөнья күргән. Шигырьләрендә туган җиргә, хезмәт халкына, табигатькә мәдхия җырлана. 600 дән артык шигырь, 20 җыр (мәсәлән, «Мөслимем ― гүзәл илем», Ганс Сәйфуллин көе; «Батырлар шәһәре», Миргарифан Ханнанов көе; «Белми дисеңме әллә», Илһам Хисмәтуллин көе Белми дисеңме әллә. Татар җырлары) сүзләре, күп санлы сценарийлар авторы. 2007 елда «Зөлфәт» исемендәге яшь иҗатчылар клубы оештырган.

Китаплары 2002 ― «Өр-яңа яз» 2012 ― «Күңеләр чәчәк тели»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 – «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале «Мәдәният өлкәсендәге казанышлар өчен» күкрәк билгее 2012 – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Гаиләсе Ире Фиргать Садриев, кызлары: Лидия, Алия.

Искәрмәләр

Әдәбият Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Лилия дигән шагыйрә бар // М. Әхмәтҗанов. Данлы Дусай. К.: «Ихлас», 2018, 292―297нче бит. Моң бишегем (төзүчесе Флүр Баһаутдинов). К.: «Мәгариф», 2009, 28―29нчы бит. ISBN 978-5-7761-1843-2

Сылтамалар

Лилия Садриева. Мөҗәһит Әхмәтҗанов сайты Лилия Садриева. Әдипләр (Әхмәт Дусайлы) порталы Садриева Лилия. ТР Язучылар берлеге

Моны да карагыз

Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татарстан шагыйрьләре Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр