Шәүкәт Галиев исемендәге премия ― балалар һәм яшүсмерләр өчен республика газетасы «Көмеш кыңгырау» редакциясе Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә 2019 елда нигез салган әдәби-иҗтимагый премия Шәүкәт Галиев премиясе лаеклыларны тапты! «Көмеш кыңгырау», 19.04.2о21. Премия күренекле татар балалар шагыйре, Тукай бүләге иясе (1972), Г.-Х. Андерсен исемендәге халыкара Почетлы диплом иясе (1982), Татарстанның халык шагыйре (1995) Шәүкәт Галиулла улы Идиятуллинның (Шәүкәт Галиев, 1928―2011) исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган.
Тарих Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – балалар һәм яшүсмерләр өчен республика газетасы «Көмеш кыңгырау» редакциясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2019 елда гамәлгә куелган.
Премия матбугат органнарының рухи тормыштагы ролен күтәрү, яшь авторларның активлыгын арттыру, «Көмеш кыңгырау» газетасы битләрендә басылып чыккан язмаларның әдәби сыйфатын камилләштерү максатыннан булдырылган.
Статус Шәүкәт Галиев исемендәге премия идея-эчтәлеге, жанры, формасы белән кызыклы һәм уңышлы дип бәяләнгән әдәби, публицистик язмаларның авторларына бирелә.
Премия «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән, газетада балалар өчен кызыклы һәм әдәби сыйфаты югары булган әсәрләрен тәкъдим иткән бер өлкән даими авторга һәм «Көмеш кыңгырау»ның даими авторы булган һәм шигырь, әкият-хикәяләре, язмалары иң уңышлы дип табылган дүрт укучы балага бирелә.
Премия лауреатларын редакция Советы тәкъдим итә, исемлек ТР Язучылар берлеге тарафыннан раслана, спонсорлар белән килештерелә.
Шәүкәт Галиев исемендәге премия ел саен март (2021 елда апрель) аенда, тантаналы шартларда, спонсорларның үзләре тарафыннан тапшырылаШәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия нигезләмәсе. БТК рәсми сайты, 20.01.2020.
Лауреатлар (җиңүчеләр) Почет дипломнары һәм акчалата премия белән бүләкләнә.
Премияне билгеләү советы Факил Сафин Рәшит Бәшәр Айгөл Әхмәтгалиева Редакция коллективы Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия игълан ителә. Татар-информ, 20.01.2020
Лауреатлар Моны да карагыз: :Төркем:Шәүкәт Галиев премиясе лауреатлары 2024 ел Өлкән автор: Флера Мәрдәнова
Укучылар: Айзат Гайнетдинов (Яр Чаллы, 2нче гимназия) Камилә Әхмәдиева (Күгәрчен (Балык Бистәсе районы)) Азалия Мифтахова (Саба районы, Эзмә) Зәринә Гыйльметдинова (Арча районы, Кәче)Чаллыда «Көмеш кыңгырау» дусларын җыя дигән әдәби-музыкаль кичә узды. «Көмеш кыңгырау», 17.04.2024 2023 ел Өлкән автор: Лилия Фәттахова
Укучылар: Таңсылу Ганиева (Яр Чаллы, 2нче гимназия) Рәйсә Абдуллина (Карадуган, Балтач районы) Айгөл Фәттахова (Шушмабаш, Арча районы) Азалия Сабитова (Ашытбаш, Арча районы)Рәмис Латыйпов. «Көмеш кыңгырау» газетасының Шәүкәт Галиев премиясе ияләре билгеле. Татар-информ, 14.03.2023
2022 ел Өлкән автор: Алмаз Гыймадиев
Укучылар: Илүзә Сабирова Илүзә Сабирова ― «Шәһри Казан»ның баш мөхәррире Радик Рәшит улы Сабировның кызы(Казан, 2нче гимназия) Фирүзә Ибраһимова (Чаллыбаш, Яңа Чишмә районы) Азалия Салихова (Кадыбаш, Әгерҗе районы) Диана Фәрхетдинова (Әлмәт, Риза Фәхретдинов исемендәге гимназия)Рәмис Латыйпов. Шәүкәт Галиев исемендәге премия лауреатлары билгеле. Татар-информ, 6.04.2022
2021 ел Өлкән автор: Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Укучылар: Әнвәр Мөхетдинов (Наласа, Арча районы) Лиана Габбасова (Кадыбаш, Әгерҗе районы) Гөлназ Әхмәдиева (Көшкәтбаш, Балтач районы) Диләрә Кашапова (Яр Чаллының 41нче санлы мәктәбе) В библиотеке прошла церемония вручения премии имени Шауката Галиева. МБУ Централизованная библиотечная система, г. Набережные Челны, 12.04.2021
2020 ел Өлкән автор: Рәшит Бәшәр Шәүкәт Галиев исемендәге премия. ТР Язучылар берлеге сайты
Укучылар: Роза Әмирова (Яр Чаллының 41нче санлы мәктәбе) Әдилә Мингарипова (Күгәрчен, Балык Бистәсе районы) Инсаф Гатауллин (Күгәрчен, Балык Бистәсе районы) Әмир Фәрхуллин (Кече Кирмән, Мамадыш районы) Чаллыда Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияне тапшыру тантанасы үтте. «Көмеш кыңгырау», 16.09.2020
Сылтамалар Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиянең Нигезләмәсе
Искәрмәләр
Моны да карагыз
Төркем:Әдәби премияләр Төркем:Татарстан әдәбияты Төркем:Шәүкәт Галиев