Янбаева Гөлфия Гәрәй кызы (16 октябрь 1953 ел) — башкорт журналисты һәм җәмәгать эшлеклесе. 1981 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1997). Шәһит Ходайбирдин исемендәге (2006) һәм Рәми Гарипов исемендәге (2012) премияләр лауреаты. Бөтендөнья башкортлары (III, IV) Корылтае (Конгрессы) делегаты, башкарма комитеты киңәшмәсе әгъзасы һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Республика башкаласында башкорт телендә бастырылган «Кичке Уфа» иҗтимагый-сәяси-мәдәни гәзитенә нигез салучы (2002) һәм басманың баш мөхәррире (2002 елның ноябрь аеннан).

Биографиясе Гөлфия Гәрәй кызы Янбаева Башкорт АССРның Макар районыхәҙер Башҡортостан Республикаһының Канакай авылында 1953 елның 16 октябрендә туган.

1977 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.

1976 елдан «Башкортстан кызы» журналында эшли башлый. 1980 елдан «Совет Башҡортостаны» газетасы хезмәткәре, 1995-1998 елларда һәм 2002 елның февраленнән октябренә кадәр «Башкортстан» гәзитенең бүлек мөдире булып эшли.

2002 елның ноябрь аенан башкаланың башкорт телендә чыккан «Кичке Уфа» гәзитенең баш мөхәрриреКиске Уфа // Башкирская энциклопедия . — Уфа: НИК «Башкирская энциклопедия», 2013. .

Җәмәгать эшчәнлеге

Бөтендөнья башкортлары Корылтае (Конгрессы) башкарма комитеты рәисе урынбасары Республика «Агинәй" җитәкчесеВ Уфимской городской башкирской гимназии № 20 состоялся Курултай башкир Советского района. 2018 елның 14 маеннан Уфа шәһәре башкортлары королтаеның башкарма комитет җитәкчесеӨфө ҡалаһы башҡорттары ҡоролтайын Гөлфиә Янбаева етәкләй.

Иҗади эшчәнлеге Гөлфия Янбаева «Йөрәккә уелган гамь» исемле китап авторы. Бу китап 2006 елда басылып чыккан һәм шул ук елда Башкортстан Республикасының Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиясенә лаек булган.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1997) Башкортстан хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиясе (2006) Рәми Гарипов исемендәге премия. «Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен» күкрәк билгесе (2012)glavarb.ru/rus/dokumenti/spisok%2030.12.doc Халыклар дуслыгы ордены (Башкортстан) В День народного единства Глава Башкирии вручил государственные награды. ИА «Башинформ», 4.11.2023 Искәрмәләр

Сылтамалар

Янбаева Гөлфиә Гәрәй кыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Әлифба буенча журналистлар Төркем:Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Ишембай районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1953 елда туганнар Төркем:16 октябрь көнне туганнар Төркем:БР Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары