Ингрид Бергман (; , Стокгольм, Швеция — , Лондон, Бөекбритания) — швед һәм Америка кино актеры. Америка киносәнгате институтның «AFI версиясе буенча 100 ел эчендә 100 иң бөек кино йолдызлары» рейтингында 4 нче урынны били. Өч тапкыр «Оскар» һәм «Давид ди Донателло» премияләре, дүрт тапкыр — «Алтын глобус» премиясе, ике тапкыр — «Эмми» премиясе лауреаты, «Тони» премиясенең беренче лауреаты (1947).
Биографиясе Ингрид Бергман 1915 елның 29 авгусында Швециянең башкаласы Стокгольмда туган. Аңа 3 яшь тулгач, әнисе Фридель Генриетта (кыз фамилиясе — Адлер) сары авыруыннан үлә, ә тагын 10 елдан соң атасы Юстус Самуэль Бергман вафат була. Кызны апасы тәрбиягә ала, әммә ул да ярты ел үткәч үлә. Ингрид абыйсы Отто Бергманга күчә, аның гаиләсендә биш бала булган.
17 яшендә сынаулардан соң Стокгольмда Король драма театрына кабул ителә, әммә фильмнарда төшү мөмкинлеге өчен бер елдан соң аннан китергә мәҗбүр була. Беренче ролен 1934 елда Э. Адольфсонның «Мункбруграфы» (; экраннарга 1935 елның гыйнварында чыга) фильмында уйный. Моңа кадәр эпизодик рольдә — чиратын көтүче кыз булып Г. Скуглундның «Халыкара» (; прокатка 1932 елның мартында чыга, титрларда аның исеме күрсәтелми) фильмында төшә. Дистәдән артык швед һәм бер немец фильмында төшеп, продюсер Дэвид Селзниктан Голливудка «Интермеццо» (1939) фильмының төшерелүенә чакыру ала.
1940-елларда Михаил Чеховның мәктәбендә актерлык осталыгына укый.
1942 елда үзенең карьерасындагы иң якты һәм билгеле рольләренең берсе — «Касабланка» фильмында Ильза Ланд ролен башкараThe Official Ingrid Bergman Website ..
1945 елда «Иң яхшы актриса» номинациясендә «Оскар» премиясын ала.
1949 елда Голливудтан китә. Тормыш иптәше Петтер Линдстрём белән аерылыша, Италия режиссеры Роберто Росселлинига кияүгә чыга һәм аның фильмнарында төшә, театрда уйный һәм өч баласын — Робертино, Изабелла һәм Изоттаны тәрбияли (беренче никахтан булган кызы Пиа АКШта атасы белән бергә яши). Роберто Росселлини белән аерылышкач, театраль продюсер Ларс Шмидтка кияүгә чыга.
1973 нче елда Канн кинофестиваленең жюри рәисе була. Язучы Ален Берджес белән бергә «Минем тарих» (рус публикациясендә — «Моя жизнь») автобиографиясен яза.
9 еллап күкрәк яман шеше белән авырганнан соң 1982 елның 29 авгусында Лондонда вафат була.
Хәтер
Бүләкләре һәм номинацияләре БүләкЕлКатегорияФильм/Постановкарус телендә.НәтиҗәОскар1944Иң яхшы хатын-кыз ролеПо ком звонит колокол1945Иң яхшы хатын-кыз ролеГазовый свет1946Иң яхшы хатын-кыз ролеКолокола Святой Марии1949Иң яхшы хатын-кыз ролеЖанна д'Арк1957Иң яхшы хатын-кыз ролеАнастасия1975Икенче планда иң яхшы хатын-кыз ролеУбийство в Восточном экспрессе1979Иң яхшы хатын-кыз ролеОсенняя сонатаBAFTA1959Иң яхшы хатын-кыз ролеПостоялый двор шестой степени счастья1975Икенче планда иң яхшы хатын-кыз ролеУбийство в Восточном экспрессеАлтын глобус1945Драмада иң яхшы хатын-кыз ролеГазовый свет1946Драмада иң яхшы хатын-кыз ролеКолокола Святой Марии1957Драмада иң яхшы хатын-кыз ролеАнастасия1959Комедия яки мюзиклда иң яхшы хатын-кыз ролеМилый сэрДрамада иң яхшы хатын-кыз ролеПостоялый двор шестой степени счастья1970Комедия яки мюзиклда иң яхшы хатын-кыз ролеЦветок кактус1979Драмада иң яхшы хатын-кыз ролеОсенняя соната1983Мини-сериалда яки телефильмда иң яхшы хатын-кыз ролеЖенщина по имени ГолдаЭмми1960Мини-сериалда яки фильмда иң яхшы хатын-кыз ролеЗвездное время1961Мини-сериалда яки фильмда иң яхшы хатын-кыз роле24 часа из жизни женщины1982Мини-сериалда яки фильмда иң яхшы хатын-кыз ролеЖенщина по имени ГолдаТони1947Пьесада иң яхшы хатын-кыз ролеЖанна из Лотарингия
Аның хөрмәтенә гөлчәчәк сортларының берсе (Rosa 'Ingrid Bergman') аталганОписание сорта роз 'Ingrid Bergman ®' на сайте HelpMeFind.com. Киноиндустрия үсешенә керткән өлеше өчен Голливудның "Дан аллеясы"ндагы йолдызга лаек була.
Искәрмәләр
Әдәбият
Бергман, Ингрид; [ Берджесс, Алан ]. Моя жизнь / Послесловие В. С. Соловьева. М.: Радуга, 1988. — 493 с.: илл. — ISBN 0-440-14085-4, ISBN 5-05-002299-1 Искә алу: Энциклопедический словарь/Гл. ред. С. И. Юткевич — Москва: Сов. энциклопедия, 1987. — с. 45. Сото, Дональд. Ингрид Бергман. Смоленск: Русич, 1998. — 512 с. — ISBN 5-88590-884-2, ISBN 0-06-018702-6 («Женщина-миф») Краснова Г. Ингрид Бергман: От интермеццо до сонаты // Видео-Асс Премьер — Premiere. 1995. № 28. С.40-43. Мышкина, Анна. Ингрид Бергман, святая грешница // Караван историй. 1999. Декабрь. С. 26-40. Иванова, Александра. Ингрид Бергман: Любовь по правилам и без // Имена. 2007. С.82-94. Ингрид Бергман: Девушка с севера: Афтобиография // Gala Биография. 2008. № 8, август. С.132-145. Aleksandra Ziółkowska-Boehm: Ingrid Bergman prywatnie, Prószyński i S-ka, Warszawa (2013), ISBN 978-83-7839-518-8 Aleksandra Ziolkowska-Boehm: Ingrid Bergman and her American Relatives, Lanham, MD: Hamilton Books. The Rowman & Littlefield Publishing Group, (2013), ISBN 978-0-7618-6150-8.
Сылтамалар
Рәсми сайт
Ингрид Бергман (ингл.) Internet Broadway Database сайтта Ингрид Бергман на сайте peoples.ru Ингрид Бергман на портале «Культура» Төркем:«Сезар» премиясе лауреатлары Төркем:«Тони» премиясе лауреатлары Төркем:«Алтын глобус» премиясе лауреатлары Төркем:«BAFTA» премиясе лауреатлары Төркем:«Оскар» премиясе лауреатлары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:АКШ кинематографы актрисалары Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Лондонда вафатлар Төркем:1982 елда вафатлар Төркем:29 август көнне вафатлар Төркем:Стокһольмда туганнар Төркем:1915 елда туганнар Төркем:29 август көнне туганнар