Хәйруллина Вакифә Гыйльман кызы (1 март 1947 ел) — галим-философ, югары мәктәп укытучысы. Икътисад фәннәре кандидаты (1983), фәлсәфә фәннәре докторы (2008). Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы (2012), Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2004).
Биографиясе Вакифә Гыйльман кызы Хәйруллина 1947 елның 1 мартында Башкорт АССРның Балакатай районы Монас авылында туган.
Монас башлангыч мәктәбен тәмамлаганнан соң, Яныбай авылы урта мәктәбендә укыган. Мәсәгуть педагогия училищесын тәмамлаганХайруллина Вакифа Гильмановна // Белокатайский район: история и современность..
1965нче елдан Үтәш һәм Әшәй мәктәпләрендә укыта.
1973 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганБашҡорт энциклопедияһы — Хәйруллина Вәҡифә Ғилман ҡыҙы.
1973 елдан Уфа шәһәренең 20‑нче урта мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшли. 1974 елдан СССР Фәннәр академиясе Урал бүлеге Башкортстан фәнни үзәгенең Икътисади тикшеренүләр бүлегендә эшли, ә 1984 елдан шушы ук оешмада өлкән гыйльми хезмәткәр була.
1983 елда аспирантура тәмамлый һәм СССР Фәннәр академиясенең Икътисад институтында «Природные ресурсы и отраслевые структуры промышленности (на примере Башкирской АССР)» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый.
1989 елдан өзеклек белән Башкорт дәүләт университетында укыта: башта — өлкән укытучы, 1995 елдан — доцент.
1997-1998 елларда Башкортстан мәгарифне үстерү институтында директорның фән буенча урынбасары вазифасын башкара.
2008-2010 елларда Башкорт дәүләт университетының икътисадта математик ысуллар кафедрасы мөдире вазифасын башкаручы була.
Фәнни эшчәнлеге 100-дән артык фәнни хезмәт авторы. Искәрмәләр
Сылтамалар
Хәйруллина Вакифә Гыйльман кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Хайруллина Вакифә Гильмановна // Институт экономики, финансов и бизнеса Башкирского государственного университета. Төркем:Башкортстанның мәгариф отличниклары Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Фәлсәфә фәннәре докторлары Төркем:БДУ укытучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1947 елда туганнар Төркем:1 март көнне туганнар