Фатыйхова Лилия Гарифулла кызы (3 гыйнвар 1954 ел) — эстрада артисты. 1975-2014 елларда Башкорт дәүләт филармониясенең нәфис сүз остасы. Башкортстан Республикасының халык артисты (2012).

Биографиясе Лилия Гарифулла кызы Фатыйхова 1954 елның 3 гыйнварында Башкорт АССРның Авыргазы районы Солтанморат авылында туган.

«Сәнгатькә мәхәббәт миңа ата-анамнан килде, әтием заманында Авыргазы колхоз-совхоз театрында эшләгән. Өч яшемнән утыргычка басып шигырь сөйли идем. Артистлар белән аралашып үстем», — дип хәтерли бала чагын Лилия Фатыйхова. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Стәрлетамак культура агарту училищесында укый.

Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач, Башкорт дәүләт академия драма театрында хезмәт эшчәнлеген башлый.

Аннары Лилия Фатыйхова озак еллар филармониядә эшли, үз сәләтен эстрадада ача. Яшь артист мәшһүр Кәтүк — Әхәт Уразмәтов җитәкчелегендә һөнәр серләренә төшенә.

Эстрада остасы буларак, күбесенчә юмористик һәм сатирик көлдергечләр сөйли, тамашачыны шунысы шатландыра, шунысы уйландыра.

Гаиләсе Тормыш иптәше виртуоз баянчы Халит Фатыйхов белән Илшат һәм Айнур исемле малай үстерә. Алар да сәнгать юлын сайлаган.

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт Дәүләт Филармониясе: Фатихова Лилия Гарифулловна

Сылтамалар

Фәтихова Лилия Гарифулла кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Шәхесләр:Гафури театры Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Авыргазы районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1954 елда туганнар Төркем:3 гыйнвар көнне туганнар