Аника Мария Хокке (; 16 июль 2000) — Роберт Кункель белән парлап шууда чыгыш ясаучы немец фигуристы. 2019 елда Алмания чемпионатында Һәм 2020 елда Bavarian Open чемпионатында көмеш призерлар.

Элеккеге партнеры Рубен Бломмарт белән бергә 2017 елда Ice Star, 2018 елда Bavarian Open, 2018 елда халыкара Ницца Кубогы һәм 2018 елда Алмания чемпионатының көмеш призеры. 2018 елда кышкы Олимпия уеннарында 16нчы урынны яулыйлар.

Хокке элек хатын-кызлар арасында шууда чыгыш ясый, 2017 елгы Алмания чемпионатының бронза призеры була. Ул 2016 елда үсмерләрнең кышкы Олимпия уеннарында 11 нче урынны били.

Биографиясе Аника Хокке 2000 елның 16 июлендә Берлинда туганAnnika HOCKE: 2016/2017. International Skating Union.Архивировано 9 февраля 2017 года., бала чагын Целендорфта үткәрә. Әти-әнисе Сильвия Варнке һәм Ансгар Хокке журналист булып эшли .

Карьерасы

Ялгыз шуу Хокке конькида 2005 елда дүрт яшендә шуа башлый. Беренче күнегү урыны аның өчен Вильмерсдорф боз шугалак була . 2014 елның гыйнварында ул Алмания чмпионатында балалар арасында (13 яшкә чаклы) алтын яулыйDeutsche Nachwuchsmeisterschaften 2014: Nachwuchs Mädchen U13 (нем.)(неопр.) ?. Deutsche Eislauf-Union (12 January 2014).Архивировано 12 апреля 2015 года.. Мануэл Махон җитәкчелегендә күнекмәләр алаWeise, Klaus. Annika Hockes Dreifachsprünge in die Eislauf-Karriere (нем.), Berliner Morgenpost(7 March 2016).Архивировано 9 февраля 2017 года..

2015/2016 мизгелендә Хокке өч халыкара ярышларда өч үсмерләр медален яулый — Ригада Volvo Open Cup ярышында көмеш, Дортмунд шәһәрендә NRW Trophy ярышында алтын һәм Будапештта Santa Claus Cup ярышында алтын медаль ала. 2016 елның гыйнварында Алмания чемпионатында юниорлар арасында көмеш медаль яулый. Февральдә үсмерләрнең 2016 елгы Кышкы Олимпия уеннарында Алмания өчен чыгыш ясый. Хатын-кызларның ялгыз шуунда Хоккей кыска программалы 15 нче урынны били, ирекле программалы 10 нчы урынны һәм суммада 11 нче урында була. Катнаш җыелма команда турнирында ул җәрәхәт аркасында төшеп калган Каори Сакамото алмаштыра. Аника хатын-кыздар шуунда 6 нчы урынны, ә аның командасы 8-се урынны били.

Парлап шуу 2014 елның сентябрендә Хокке парлы шууда Юрий Гнилозубов белән катнаша. Алар 2015 елның февралендә International Challenge Cup турнирында яшүсмерләр парында дүртенче урынны били.

2019/20 мизгел Хокке һәм Рубен Бломмарт бергә 2017 елның 9 февралендә шуа башлый . Бер ел үткәч, 2018 елның февралендә, пар 2018 кышкы Пхенчханда Олимпия уеннарында чыгыш ясый һәм ун алтынчы урынны билиXXIII Olympic Winter Games 2018 (англ.).ISU Results.Дата обращения: 22 марта 2021. Архивировано 22 марта 2021 года.. Дөнья чемпионатында 2018 елның мартында алар өченче урынны яулыйISU World Championships 2018 (англ.). ISU Results.Дата обращения: 22 марта 2021. Архивировано 28 февраля 2018 года. Хокке һәм Бломмарт 2019/2019 елгы фигуралы йөрү буенча дөнья чемпионатыннан соң парның таркалуы турында игълан итә, анда алар ун дүртенче урында булаISU World Championships 2019 (англ.). ISU Results.Дата обращения: 22 марта 2021..

Аника Хокке үзенең яңа партнеры Роберт Кункель булуы турында игълан итә. Хокке элек Олимпия уеннарында катнашса да, пар әле халыкара үсмерләр ярышында катнаша алмый. Хокке һәм Кункель үсмерләр Гран-при ярышында катнашырга карар итә, алар Хорватиядә һәм Польшада чыгыш ясагач, ике бронза медаль яулый. Үсмерләр арасында парлы шууда бердәнбер булып, Гран-при финалына чыгалар. Алар алтынчы урынны ала. Олуг кимәлендә Хокке/ Кункель 2019 Cup Warsaw чыгыш ясый, анда алтынчы урынны били, ә аннары 2020 елгы Германиянең милли чемпионатында һәм 2020 Open Bavarian көмеш медаль яулый. 2020 елда Аурупа чемпионатында алар җиденче урынны били.

Хокке/Кункель мизгелне 2020 елда юниорлар арасында дөнья чемпионатында тәмамлый, анда дүртенче урынны били һәм ирекле программалы өченче урын алып, кече бронза яулый. Әммә ирекле программалы хаталану аркасында гомуми медаль ала алмыйлар. Шуңа карамастан, Хокке болай дип билгели: «Безнең үсмерләр арасындагы беренче һәм соңгы чемпионат искиткеч яхшы булды» . Алар Монреалдә өлкәннәр дөнья чемпионатында катнашырга тиеш була, әммә коронавирус пандемиясе аркасында, чемпионат үтми.

2020/2021 мизгел Дәвам итүче пандемия шартларында 2020 елда Хокке һәм Кункель Nebelhorn Trophy 2020 мизгелен башлыйлар, анда Аурупада күнеүгүләр алган спортчылар гына катнаша . Кыска программалы алар ватандашлары Минерва Хазе һәм Нолан Зегерттан калышып, икенче урынны яулый. Аларның көндәшләре җәрәхәт аркасында төшеп калса да, немецлар ирекле программалы итальян командасындагы Ребекка Гиларди һәм Филиппо Амброзининан калыша һәм көмеш медаль яулыйISU CS Nebelhorn Trophy 2020 Results. International Skating Union.Дата обращения: 22 марта 2021.Архивировано 8 февраля 2020 года..

Хокке һәм Кункель Internationaux de France 2020 өлкәннәрнең Гран-при сериясендә беренчегә чыгыш ясарга тиеш булалар, әммә ярыш пандемия аркасында үткәрелми.

Нәтиҗәләре

Кункель белән парлап шуу Ярыш19/2020/21Дөнья чемпионатыC13Аурупа чемпионаты7 Trophée de FranceCАлмания чемпионаты2WD NebelhornTrophy2 Warsaw Cup6Юниорлар арасында дөнья чемпионаты4 Азак6 Хорватия3 Польша3TBD = ярышка гариза; WD = Төшә; C = Ярыш туктатыла

Бломмарт белән парлап шуу Ярыш2017/182018/19Олимпия уеннары16Дөнья чемпионаты1314Аурупа чемпионаты8 Skate America7GP NHK TrophyWDАлмания чемпионаты32 Golden Spin6 Ice Star2 Nebelhorn Trophy5 Warsaw Cup4

Искәрмәләр

Сылтамалар

Анника Хокке / Роберт Кункель (англ.) на официальном сайте Международного союза конькобежцев. Анника Хокке / Рубен Бломмарт (англ.) на официальном сайте Международного союза конькобежцев. Анника Хокке (англ.) на официальном сайте Международного союза конькобежцев.

Төркем:Олимпия уеннарында катнашучылар Төркем:Тимераякта фигуралы шуучылар Төркем:Берлинда туганнар Төркем:Шәхесләр:Алмания