Ясемин Адар (; 1991 елның 6 декабре, Балыкесир) — Төркия спортчысы, ирекле стильдә көрәшүче, 2017 елгы дөнья чемпионы, дүрт тапкыр Европа чемпионы (2016, 2017, 2018 һәм 2019).
Тормыш юлы 1991 елның 6 декабрендә Балыкесирда Наим Адар һәм аның хатыны Айшегөл гаиләсендә туа. Ясеминнең олы апасы Йылдыз бар, әнисе 2013 елда вафат була. Газиосманпаш мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ясемин Адар Балыкесир университетында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта Нигдеда да укытучы булып эшли. Спорт карьерасы Башта Ясемин Адар ядрә ыргыту белән шөгыльләнә, аннары аңа Төркиянең көрәш буенча чемпионы Аслан Сейханлы игътибар итә, шуннан соң Ясемин көрәш белән шөгыльләнә башлый. «Trakya Birlik SK» командасы өчен чыгыш ясаганBranş değiştirdi dünya beşincisi oldu.
2012 елда Ясемин Адар Канадада узган көрәш буенча Дөнья чемпионатында катнаша, әмма медаль яуламыйChampionnat du Monde Senior. 2013 елда Ясемин Адар Төркияне Тбилисида узган Европа чемпионатында тәкъдим итә, әмма шулай ук пьедесталга күтәрелми. Шул ук елны Мерсинда узган Урта диңгез уеннарында Ясемин алтын медаль яулый3 oyunlar rekoru kırıldı birden. Шулай ук 2013 елда Ясемин Будапештта узган көрәш буенча Дөнья чемпионатында катнаша, тик бишенче урынны гына яулый алаYasemin Adar dünya beşincisi oldu. 2014 елда Ясемин Ташкәнтта узган көрәш буенча Дөнья чемпионатында катнаша, ләкин медальләр яуламый.
2015 елда Ясемин Бакыда узган Европа уеннарында катнаша, әмма Екатерина Букинага оттырып, финалга уза алмый. Аннары ул өченче урын өчен матчта Светлана Саенкога оттыра. 2015 елгы Дөнья чемпионатында Ясемин чирекфиналда җиңелә.
2016 елда Ясемин Адар россияле Алена Стародубцеваны җиңеп, Европа чемпионатында алтын медаль яулыйGüreşte 2 Avrupa Şampiyonluğu birdenTurkish wrestlers Adar and Demirtaş win gold medals at European Wrestling Championship. Ясемин хатын-кызлар арасында көрәш буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулаган Төркиянең беренче вәкиле була.
2020 елның февралендә Италия башкаласында Континент чемпионатында, 76 кг кадәр авырлык категориясендә Ясемин чемпион титулы өчен көрәштә Россия спортчысы Екатерина Букинага оттыра һәм Европа беренчелегенең көмеш медален яулый.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Ясемин Адар — профиль на сайте International Wrestling Database (англ.)
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1991 елда туганнар Төркем:6 декабрь көнне туганнар